Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн книгу.Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр, һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: «Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та бергәләп яшәп китик». Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. «Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез».
Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына.
Геродот. История. 272 б.
Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына, далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде, ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр, һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман.
Атна дигәндә, Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк янына чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар.
– Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? – дип аркылы төште берсе, унбаш булса кирәк.
– Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына.
Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да кунакларга юл бирделәр.
– Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? – дип калды унбаш алар артыннан. – Әллә соң бикәбез бала таптымы?
– Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, – диде, аңа таба каерылып.
– Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, – диде алар артыннан унбаш. – Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң – башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң— күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма— яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да.
– Яхшы,