Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн книгу.аз-маз хәбәрдар?! – диде ул, утырган җирендә як-якка авыша төшеп. – Шаһзадә хәбәрдар?!
– Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, – дип кабатлады Бәһрам бәк.
– Ю-ук, юк, шаһзадә, син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә… Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син, илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә… Ышан, ил тәхетенә сине мөбәтләр утыртсалар утыртырлар, мөбәтләр…
Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды, кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрәм атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне – киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. «Әгәр дә мәгәр ул миңа «тәхет синеке булачак» дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең…» – дип уйлады Бәһрам бәк.
– Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай?
– Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганыңда түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр.
– Моңа ышануы мөмкинме, атакай?
– Мөбәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы, халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам.
– Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай.
– Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршыңда. Аты – Шахрай.
Бәһрам бәк, ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрәм бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрәм атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзе-йөзе елмаюга җәелде, һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды.
Тарих битләреннән: «Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп чигенергә мәҗбүр була». «371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла». «Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен