Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн книгу.җир астындагы бабаларымы?.. Ирсан йөзтүбән капланды, Тәңредән кичерүен сорады:
– Йа Тәңрем, йа җир атасы, йа җир анасы, йа су атасы, йа су анасы, мин җир баласы, сезгә каласы, безгә барасы…
Шул мәлдә тагын җир селкенеп куйды, төптәңре Ирсанның аяк астындагы җир убылып киткәндәй булды. Ул сикереп торды да атлый-йөгерә калага элдертте.
Өйдә аны коты алынган гарәп колы көтеп тора иде. Хуҗасы бусаганы атлап керүгә, ул:
– Иям, җир тетрәде, өй уртасындагы сандал җир астына убылды, – диде.
Шунда белде Ирсан гарәп колның белекле булуын, шул көннән ул аңа кол дип түгел, аты белән дәште.
Ата-бабалар кабереннән кайтканнан соң, төптәңре үзендәге илаһи көчләргә ышанмый башлады. Төптәңре кисәк җиргә төште һәм иң әүвәл үзенә яклаучылар булдырырга – илханнарны Кубрат ханга каршы котыртырга ниятләде.
Олуг ханда хезмәт итүче баһадирларның күбесе болгарларга кардәш халык иде. Аларның бер өлеше Болгарга Аппакка ияреп килде, бер ишесен Тугры хан үзе җибәрде. Куәтләнеп, көч җыеп килгән кияүне тагы да куәтлерәк итәсе килә иде, күрәсең, Тугры ханның. Әмма көтмәгәндә Тугры хан үлеп китте. Хансыз калган көтригурларның аксакаллары Кубрат ханга Фанәгүргә киңәшкә килделәр. Алар үзләре белән яңа мыек чыгара башлаган Көбер илханны да алып килгәннәр иде. Кубрат хан тантаналы төстә Көбер илханны хан итеп ак киездә күтәрттерде. Болгардан хан титулы алып кайткан Көбер җизнәсе Кубрат ханга рәхмәт йөзеннән бер мең атлы алып җибәрде. Бу хәл җизнәсе Кубрат ханны хөрмәт итүне, ниндидер күләмдә аның канат астына керүне— буйсынуны аңлата иде. Кубрат хан «көтригур атка менгәч канатлана» дигән сүзнең дөреслегенә бер тапкыр гына инанмаган иде инде. Фанәгүргә килеп төпләнеп киткән көтригурлар Кызкуыш туйларына катнаша башладылар, ат чабышларында бүләкләр алып, болгар, хәтта грек кызларына өйләнделәр.
Соңгы елларда, Фанәгүрдә халык ишәю сәбәпле, кала күзгә күренеп үсте. Византия, Болгар төзүчеләре өйләр салдылар, тимерчеләр алачыкларда эшләде. Әмма Болгар тимерчеләре корал һәм атлыга кирәк-ярак җиһазларны греклардан остарак ясыйлар иде. Ат дирбияләре: өзәңге, ияр, йөгән, ат башына каплагычларны болгарлардан да матур һәм нык итеп ясаучылар юк иде. Кубрат хан чит илдән килгән һөнәрчеләргә бөтен булган хокукларны бирде, аларның кайберләре хәтта болгарлардан өстенрәк хокукта яшәде. Хөкем иткәндә дә аларны бары тик хан үзе хөкем итте. Чит илләрдән килгән һөнәрчеләргә шундый ирек бирелү белән килешмәүчеләр дә булды, әмма Кубрат хан кылганында калды. Шул сәбәпле булса кирәк, Фанәгүр каласының даны күрше-тирә илләргә бик тиз таралды. Фанәгүргә төрле илләрдән һөнәрчеләр агылды. Читтән килгән кешеләрнең иң күп өлеше греклар иде.
Әйе, греклар иде Бөек Болгарның көчен-куәтен, дәрәҗәсен үстерүчеләр. Базилевс моны белсә дә күзен йомды, Патшакаладан Фанәгүргә китәргә теләгән кешеләрне тоткарламады, җибәрде, әмма һәр икенче кешегә диярлек нинди дә булса бурыч йөкләде. Ахыр чиктә, нинди генә илдә яшәмәсен, кемгә генә хезмәт итмәсен, грек