Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Читать онлайн книгу.да килмиме?..
– Аның анда гаиләсе бар, балалары.
– Ә императрица?.. Ул аны әле булса оныта алмый, диләр, хат язышалар икән. – Дариан як-ягына каранып алды. – Әллә син дә шагыйрьдән императрицага хат алып кайттыңмы, Агасике?.. Шундый хәлләрне үлеп яратам… Юкмы?.. Ә өйләнүе хак булса, кызганыч. Императрица аның өйләнгәнен белми, димәк.
– Агасике, – диде Илбарыс. – Агасике, укытучы Константин беркемгә дә өйләнмәде, берүзе яши.
– Һо-һо-һо, менә сиңа варвар, менә сиңа скиф оныгы, бик һәйбәт сөйләшә бит бу изге телдә…
– Мин шулай дип ишеткән генә идем, буйтур, кичер, – диде Агасике.
Алар янәшә атлыйлар иде инде. Ике якка ачылмалы тимер капкаларны уздылар, айбалталы сөңгеләр тоткан каравыл алыплар Болгар илчеләрен сәерсенеп озата калдылар. Алыпларның берсе ак аю тиресен күтәргән иде, мондый затлы тиреләрне күрүгә, грекларның күзләре янды.
Ике канаты челтәрләнеп коелган капкаларны узуга, күпсанлы болгарлар гөлбакчадан бара башладылар. Ике якта да хатын-кыз, ир-ат сыннары. Бер кулына – гөлҗимеш чәчкәсе, икенче кулына кабырчык тоткан хатын-кыз сынын күрүгә, Дәнис:
– Күр әле, буйтур, тач су анасы, – дип пышылдады.
– Су анасы диңгездә калды, бу су анасының сыны, Дәнис.
– Философ шулай дидеме?
Буйтур дәшмәде, су анасының сыны гаҗәеп гүзәл иде. Сын яшькелт мәрмәрдән уелган, гөлҗимеш чәчкәсеннән күз яшедәй тамчы тама, ә кабырчыктан су бөркелеп үк тора иде.
Дариан белән Агасике дөньяларын онытып сөйләшеп баралар. Бу могҗизалы сарайда йөрү алар өчен гадәти хәл иде, күрәсең. «Димәк, Агасике биредә бер тапкыр гына булмаган, – дип уйлады буйтур. – Кем син?.. Кемгә ялландың, кемгә хезмәт итәсең? Кемне сатасың, кемне яклыйсың?.. Дусмы син Болгарга – Кубрат ханга, дошманмы?.. Әллә, булмаса, Болгарда да император теләкләрен үтәп йөрдеңме?.. Юк, Агасике Кубрат хан яклы түгел, хан яклы булса, императрицага дигән хатны укытучы аңа биреп җибәргән булыр иде. Хатны укытучы миңа бирде, димәк, грек Агасикегә караганда ул миңа ышанарак төшә…»
Баскычлардан югары менделәр, төп сарай ишекләренәюнәлделәр. Илчеләр килеп җитәр-җитмәс, ишекләр ачылды. Ниһаять, Болгар илчеләре тәхет бүлмәсенә керделәр. Диварларда – вакытлы фәрештәләр, гәүдәсен бары тик тукыма белән каплаган ир-атлар, сурәткә төшерелгән аксакаллар, идәннәре мәрмәрдән, ялтырап тора, бүлмәнең нәкъ уртасына куелган балык авызыннан һәм аның янәшәсендәге гөлҗимеш гөленнән су бөркелә. Бүлмәдә дымсурак саф һава. Җәннәт дигәннәре шулмы әллә, дип сөйләнде болгарлар. Ике якка баскан сакчылар яныннан уздылар. Сакчыларның кулларында капкада торган сакчыларныкы кебек айбалталы сөңге түгел, – ятаган, киемнәре дә кыска, үзгә иде.
– Болары императорның җансакчылары, – диде буйтур, Дәнис бик каерылып карый башлагач.
Императорның тәхете янына якынлаштылар. Дариан алгарак чыкты, тизрәк атлап китте. Бүлмә түрендә биек тәхеттә башына алтын таҗ кигән император Ираклий утыра, аның уң кулында… «Йа Тәңрем, – дип, сихерләнгәндәй императрицага карады буйтур, – йа Тәңрем, бу кадәр Аппак ханшага охшар икән!» Бер күрүгә үк императрицага үзе дә аңламаган