Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Читать онлайн книгу.

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов


Скачать книгу
калынлыгы юкмыни? Ә нәрсә соң ул озынлык? Гомумән, башта сызык төшенчәсен билгеләми торып, озынлык турында сүз алып барырга мөмкинмени?

      «Евклид» ны уратып алган гимназистлар җанланып куйдылар.

      – Хәйран чуалчык фән икән бу геометрия дигәннәре! – диде берсе төшенке күңел белән. Класс тынып калды.

      Менә шулвакыт «Евклид» каршына зифа буйлы матур бер гимназист килеп басты. Монысы да кулына китап тоткан.

      – Кадерле укытучыбыз, рөхсәт итсәгез, сезнең өчен җавап бирер идем, – диде ул, көлүен көчкә тыеп.

      – Рәхим ит, Саша… Лобачевский әфәнде! – дип, «Евклид» үзенең дәрәҗәсен саклап кына урындыктан төште.

      – Миңа пьедестал кирәкми, – диде Саша, елмаеп, һәм кулындагы ачык китабын баш өстенә күтәрде. – «Казан Евклиды» безгә аңлатып бирә алмады… Менә бу китап «Кыскача математика» дип атала. Авторы – Фәннәр академиясе адъюнкты Румовский. Кереш сүзендә нәрсә язганын укып биримме, теләгегез бармы?

      – Бар, бар! – дигән тавышлар ишетелде.

      – Евклид аңлата алмаганны Румовский дигәннәре төшендерә алыр микәнни? – диде бер калын тавышлысы.

      – «Гәрчә математика үзенең төгәллеге ягыннан барлык башка фәннәрдән өстенрәк торса да, һәм аның башлангыч өлешен үзләштерү һәркемгә диярлек кирәкле булса да, аның ошбу кереш өлеше яңа өйрәнә башлаучыларның гайрәтен чигерә. Шул сәбәптән математикларны «сез математик хакыйкатьләрне танып белүнең бүтән ысулын уйлап чыгарырга тырышмыйсыз» дип гаепләүләре мөмкин, әмма бу очракта аларны Евклидның падишаһына биргән җавабы аклый ала…»

      Саша Лобачевский «Казан Евклиды» на серле итеп бер карап куйды һәм укуын дәвам итте:

      – «Птолемей патша Евклидтан, математиканы өйрәнүнең болай ук кыен булмаган бүтән юлы юкмы, дип сорагач, Евклид аңар: математиканы үзләштерүдә хәтта патшалар өчен дә махсус ансат юл юк, дип җавап бирде, ди».

      – Әйттем бит, Румовский гына ярдәм итә алмаячак! – диде баягы калын тавыш.

      Шул чакны звонок шалтырады һәм диспут өзелде. Гимназистлар үз урыннарына утырырга да өлгермәделәр, тыныч һәм ныклы адымнар белән класска геометрия укытучысы Григорий Иванович Корташевский килеп керде. Ул озын буйлы, куе кара кашлы, үткен карашлы яшь кеше иде. Гимназистлар күзенә ташланганы – аның кулындагы журнал һәм китаплар, култык астына кыстырылган кәгазь төргәк булды.

      Укытучы артыннан карт сторож математикага бәйләнешле инструментлар һәм күрсәтмә әсбаплар салынган кәрзин күтәреп кертте.

      Корташевский гимназистларны кырыс караш белән күздән кичерде һәм тыныч кына:

      – Утырыгыз, әфәнделәр, – диде. Аннары, кафедрага да менеп тормастан, дәресне башлап җибәрде: – Математиканы төгәл фәннәрнең теле дип атыйлар. Чынлап та, әфәнделәр, математик формулаларны һәм теоремаларны белми торып, механика, физика, архитектура, артиллерия шикелле фәннәрне өйрәнү мөмкин түгел. Ә инде аларны белми торып, ватаныбызны алга илтеп, фәнни ачышлар ясап булмаячак. – Корташевский фикерен тупларга теләгәндәй туктап торды. – Димәк, без сезнең белән бүген математиканың


Скачать книгу