Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов

Читать онлайн книгу.

Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов


Скачать книгу
сүзләр китерелгән: «…зур белемле вә янә галим булу өчен, латин телен белү зарурдыр». Бераз арырак киткәч, алтынчы биттә Ломоносов турында автор болай дип яза: «Бер ел эчендә ул латин телен шулчаклы яхшы үзләштерде ки, хәтта шигырьләр дә язгалый башлады. Аннан соң грек телен өйрәнергә кереште. Моның максаты – Эллада математикларының хезмәтләрен бозылып тәрҗемә ителгән нөсхәләреннән укымыйча, төп чыганагында танышып, аларның фикер байлыкларын бергә китереп, чагыштырып карау иде…» Менә шушы сүзләрне сезгә, һичшиксез, күчереп язарга кирәк булган, – дип тәмамлады сүзен Корташевский һәм, китапны өстәлгә куеп, зәңгәр тышлы дәфтәрне ачты.

      – Төшендем хәзер! – дип куйды малай. – Озакка сузмыйча, бүген үк эшкә башлыйм!

      Кичен укытучысы яныннан кайтканда, аның куенында бик кадерле ике китап ята иде: «Грек теле грамматикасы» һәм «Грек теленең лексиконы». Грамматика китабы аның өчен аеруча кадерле тоелды, чөнки ул китапны Мәскәүдәге славян-грек-латин академиясе бастырып чыгарган. Ломоносов та шунда укыган бит. Ихтимал, нәкъ менә шул китаптан өйрәнгәндер!..

      Малайның башында фикерләр өерелә, ашкына. Малай тирә-ягында нәрсә барын да күрми, канатланган сыман кайтып бара.

      – Юл бир! – дип, ямьсез тавыш белән баш өстендә кычкырганга айнып киткәндәй булды. Күз алдында ук атның танавы күренде, бер хатынның коты алынып чәрелдәгәне ишетелде. Коля читкә тайпылып калды, аның яныннан выжлатып зиннәтле фаэтон узып китте.

      Малай шунда гына үзенең урам уртасына чыкканлыгын абайлады. Китапларын кысып тоткан килеш, як-ягына карана-карана, урам аркылы чыкты һәм гимназиягә таба атлады.

      Шул көннән алып Коля, дәрестән соң буш класска кереп, почмакка утырып, грек теле грамматикасын өйрәнә торган булып китте.

      Көннәр кыскару сәбәпле, сукыр лампа яндырып, төтен исе сулап утырырга туры килде. Ләкин малай бер көнен дә бушка уздырмады. Аның юньләп ашамыйча, рәтләп йокламыйча, төннәр буе тырышып-тырышып грек телен өйрәнүе һәркемне таңга калдырды. Ниһаять, аның бу үҗәтлегенә чик куелды: көннәр суыту белән, ул авырып егылды.

      Нәкъ шул вакытны Казанда бизгәк авыруы таралган иде. Доктор Бенес урынына килгән Риттер фамилияле табиб исә авырулар һәм даруларга караганда аракыны яхшырак өйрәнгән кеше иде. Бу нинди авыру икән дип баш ватып ятмый, атка җитәрлек итеп хина һәм глаубер тозы язып бирә. Коляга да Риттер үзе белгән даруны язды.

      Авыруның хәлен белергә килгән Ибраһимов белән Корташевский аңардан зирәгрәк булып чыктылар. Коляның соңгы айларда ничек яшәгәнен белгәнгә күрә, Сашага энесенә күз-колак булырга, китап ише нәрсәне кулына да тоттырмаска куштылар һәм җиләк-җимеш китерделәр.

      Ноябрь ахырында гына Коляның хәле яхшырып, врач аңа торып йөрергә рөхсәт итте. Малайга шул гына кирәк тә иде: ул кача-поса грек телен өйрәнүен дәвам иттерде.

      Бер якшәмбедә аңа Корташевский квартирасына барырга рөхсәт иттеләр.

      Тиз-тиз киенде һәм, китапларын култык астына кыстырып, вестибюльнең авыр ишеген ачып, урамга чыкты. Тротуарга аяк басу белән, аңа әллә нәрсә булып китте, башы әйләнергә тотынды… колоннага сөялеп кенә аяктан егылмый


Скачать книгу