Батырша. Замит Рахимов
Читать онлайн книгу.өстенә тастымал каплап куелган коштабак кадәрле арыш ипие алды, мул-мул итеп аны телемнәргә кисте.
– Сән ашап ал, – диде ул, янә утыргычына урнашып. Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте: – Димәк ки, түзмәдең?! Анысы шәп булмаган. Ялгыз башың гына берни кыра алмассың, Батыршаһ. Халык дәррәү кузгалса гына…
– Кузгалмыйлар шул, хәзрәт! – Абдулла бу сүзен ачынып әйтте, алдындагы ипи телеменә үрелде. – Каршылык күрсәтми генә качып китү ягын карыйлар.
– Сүзең хак, качалар. Тик ак патшаның вә әрхәрәйләрнең кулы анда да җитмәс димә. Ул чакта нишләрләр?
– Анда инде күз күрер, хәзрәт!
Әйтәсен әйтте дә ашауга ябырылды Абдулла. Хуҗа исә Канаш әскаф кешеләренең бөтен Казан артында мәхшәр кубарулары хакында сөйләп китте. Ничектер бер Ташкичүгә генә кагылмый торалар икән.
– Ярый, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса, артыгын кылана алмаслар, – дип, сүзен түгәрәкләргә ашыкты Габделсәлам. – Нә генә булып бетмәсен, аларны туктату сәнең белән бәнем кулдан гына килмәс, Батыршаһ. Үзең хакында уйлан сән. Нишләргә ниятлисең? Минем фикеремчә, Казан төбәгендә ярамый сәңа. Кит сән моннан!
Шәкерте ни әйтер икән дип күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына сөялгән килеш йоклап киткән, имеш. Габделсәлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алып чыкты. Кунагын урынга яткырды да, утын сүндереп, карчыгы янына кереп китте.
Иртәнге чәй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән башланды, егетнең язмышы турында барды. Һич кичекмәстән моннан китәргә, дигән карарга килсәләр дә, ул көнне юлга чыга алмады Абдулла. Киемнәрен рәтләтеп, мунча кереп үтте вакыты. Остазы исә көнозын бер үк сүзләрне тәкрарлады:
– Атаң-анаң нигезенә кайт, Батыршаһ. Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле. Тик сак бул, зинһар, олы юлларга чыкма!
Өч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы килде Абдулла. Сүз белән түгел, гамәле белән. Арчаны үтүгә, килгән эзенә – Минзәлә юлына борылмады, турыдан Чулман иделенә таба атлады. Таныш булмаган авыллар аша үтте, гомер күрмәгән кешеләрдә кунып чыкты. Артыннан төшәрләр, куарлар дип башына да китермәде, бөтен хисен-җисемен бер нәрсә биләп алган иде. Тизрәк олы юлга – Казан – Оренбург трактына чыгарга да җәлтрәк Тайсуганга кайтып җитәргә. Элеккеге остазы Габделрахман бер-бер киңәш бирми калмас. Һай, киңәштәмени соң хикмәт?! Тутыя дигән фәрештәне күрү кирәк аңа. Кем белә, бәлки, Габделрахман бу юлы никахлашуларына да каршы килмәс.
Каршыга очраганнардан юлны сораша-сораша, кояш чыгышына таба ашкынып атлады Абдулла. Тырышлыгы бушка китмәде, юлга чыгуының өченче көнендә Чулманга килеп җитте, үзе дә көтмәгәнчә, борынгы шәһри Юкәтау янындагы атаклы кичүгә тап булды.
Моңа хәтле үзе турында уйламаса да, олы юлга чыккач икеләнеп калды: теге мәлгуньнәр арттан төшмәгәннәрме, юлны камамаганнармы? Уңайга юлаучыларга иярергәдер, бәлки. Алай да ям атларына утырудан башка чарасы юк иде. Бердән, юлы ерак, аннан килеп төн уздырырга барыбер өмәткә керергә кала. Алары исә ям стансаларында гына. Ярый әле остазы аңа юлга дип акча биргән иде. Рәхмәтләр генә яусын инде