Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Читать онлайн книгу.һәм, тегеңә җан өрергә тырышкандай, юри шаянрак тонга күчеп өсти: – Шулай да кызык килеп чыга сезнең сүзегездән: мин үземчә яхшылык эшләгән булдым, ә сез мине каһәрләп искә алмакчы.
Ул арада ханым бераз хәл җыеп, үзен тәртипкә китереп өлгергән, йөзенә төс кергән, таралган калын чәчләрен сыгып, төреп азаплана иде. Шул килеш, авызына чәч шпилькаларын капкан килеш, ул егеткә томырылып бер карап алды. Егет бу карашны ничегрәк аңлагандыр, аңлагандырмы-юктырмы, аны тикшереп тормастан, ханым җәлт кенә сикереп торды да моннан ярты сәгать элек кенә суга батып үләргә җыенган кешедән һич көтелмәслек кыюлык белән егетнең каршына килеп басты:
– Ә мин Гөлчирә атлы булам, шулхәтлесен белсәгез, хәзергә җитеп торыр, – диде ул, озын керфекләрен чак кына аскарак алып. Йөзеннән кинәт алсу кызыллык йөгереп узды – чибәр иде, кырыс иде ул һәм тоташы белән табышмак иде бу минутта. Менә ул күтәрелеп тагын бер карап куйды – каядыр чакырган һәм бер үк вакытта өтеп алган кебек итте ул шушы карашы белән. – Башыгызга төшкән бер бәла икәнмен, һич югы, сез мине пароход пристанена хәтле озатып куегыз. Үзегез уйлап карагыз, үлемнән коткаручымны ансат кына ташлап китсәм, рәхмәт фәрештәләре бүтән вакытта яныма да килеп карамаслар.
Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, Маркиз утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм аннары киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.
II
Кем син? Кешеме, әллә адәм күңеленә коткы салу өчен кеше кыяфәтенә кереп йөрүче пәри кызымы? Кияүдән кайткан берәр яшь толмы, әллә сабагында килеш шулай сакланып калган җиләкме? Чынлап та, кем син? Кем син?
Чамача әнә шундый сорауларны куймакчы булып, атна буена очрашуны көтеп торды Әсфан. Ял көн иртүк Маркиз утравында, пароход тукталышында шәһәр ягыннан чыккан кешеләрдән күзен алмыйча, кадаклангандай торучы да Әсфан булды. Үзенә дә шактый ук кызык тоела иде бу хәл: менә бит, егерме тугыз яшенә җиткәч, инде акыл утырттым бугай дип түш киереп йөргәндә, тәүге иләсләнү белән кабынган унҗиде яшьлек гашыйк кебек тилереп китсенче кеше! Югыйсә хатын-кызларны күргәләгәне булды бит аның. Азып-тузып йөрмәсә дә, шулай да кызлар кулын тотмаган кеше түгел ләбаса! Ләкин әллә ничек кенә булды ул «романнар». Аның күзе төшкән кызлар Әсфан көткән самими күңелле кешеләр булып чыкмадылар. «Тычканлы-мәчеле» уйнарга яраттылар,