Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Читать онлайн книгу.шулай диде. «Хуш, кияү!» – диде. Бу – кайчандыр аларда батрак булып эшләгән чандыр Барый өчен әйтеп бетергесез олылау булса, аның Гыйльменисасы өчен тагын да зуррак: бу – ананың ризалыгы һәм аның Барыен «киявем» дип кабул итүе иде.
Әмма, тулаем алганда, Барыйның ак җәймә җәеп яткач кергән татлы төше алар юраганча ук килеп чыкмады. Гыйльмениса Барый белән тора башлавының икенче елында, нәкъ әлеге шул җир өләшәсе елны, ире түземсезләнеп көткән ир бала урынына кыз бала тапты. Димәк, хыял гамәлгә ашмады, алар дүрт кешегә бер иманалары белән калачаклар. Әлбәттә, Барый моны эченнән кичермичә булмагандыр, әмма иң нык кичерүче Гыйльмениса үзе булды. Бичара күзгә күренеп, берьюлы суырылып калды, ниндидер гаепле эш эшләгән кебек, Барыеның күзенә туры карарга кыймыйча йөри башлады. Үз нәүбәтендә Барый хатынының бу эчке кичерешләрен шулай ук сизә, ул ничек тә Гыйльменисасын тынычландырырга тырыша, торып-торып, баланы үз кулына ала да аяк бармакларын, кул бармакларын саный башлый.
– Бөтенесе үз урынында, менә син әкәмәт, – дип куя, үзе балага әйләнгәндәй куанып, – бөтенесе сиңа охшаган, әнисе. Күзләрен кара әле син аның, күзләрен… бу тиклем дә сиңа охшап туар икән.
– Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Әле ошау-ошамау турында сүз әйтергә иртәрәк. – Гыйльмениса теләр-теләмәс кенә шулай дип әйтеп куя һәм, баланы ире кулыннан тартып диярлек алып, кабык бишеккә илтеп сала. – Ияләштермә кулга, гел аны кочаклап утырырга туры килмәс, дөньябыз бик үк түгәрәкләнмәгән.
Сизелеп тора: Гыйльменисаның бу төрпә сүзләрендә ачыктан-ачык әйтелмәгән, шул ук вакытта әллә ни еракка да яшерелмәгән үпкә бар. Иренә түгел бу үпкә, сабыйга шулай ук түгел – әле кайчан гына йөрәгеннән өзелеп төшкән үз валчыгыңа ничек үпкәләмәк кирәк… Барыннан да элек үзенә аның бу үпкәсе; бит аклый алмады Барые көткәнен! Ир бала булмады, кыз булып туды – нишләтәсең аны. Аннары курка-курка гына булса да, язмышына да үпкәләп куя, ләкин бусына да ул чаклы түгел, берәү дә көчләп такмады бит аны бу мәхлук Барыйга. Үзе чыкты, өлешеңә тигән көмешең шул икән, монда кемгә булса да үпкәләргә урын бармыни? Ләкин эчке ярсулы Гыйльмениса шулай да тынычлана алмый: ниндидер зур гаделсезлек яшеренгән бу дөньяда! Берәүләрнең бай, икенчеләрнең ярлы булуында түгел – анысы аның Ходай язганы буенча. Хәзергә менә әйтеп кенә бирә алмый: аннан башка да гаделсезлек бар. Уйлана торгач, бу гаделсезлекнең дә очы кайда яшеренеп ятканын тапкан кебек булды: кара әле, нишләп соң хатын-кызга имана җире бирмиләр икән? Хатын-кыз да ике аяклы, ике куллы кеше ләбаса! Аның да тамагы бар. Нишләп соң алай? Кайдан чыккан рәхимсез закон бу?
Шул ук вакытта Барый да тормыш турында уйланмый түгел иде. Кешегә чабата ясап кына тишекне тутырып булмаячак, юк, булмаячак. Беркөнне ул Гыйльменисасының ак һәм тыгыз имчәгеннән баласын туйдырып утырганны һәм сабыйның, мул күкрәк сөтен кирәгенчә йотып өлгерә алмыйча авыз кырыйларыннан ташытып, тәмләп чупылдатуын читтәнрәк һәм сиздермичә генә сокланып карап торды да:
– Кара әле, Гыйльмениса, әгәр мин сезне ун-унбиш көнгә калдырып