Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Читать онлайн книгу.ашыкмый гына барабыз. «Октябрь революциясе» дигән урам буйлап азагына хәтле төштек тә, биек күпердән чыгып, Иске Уфага менеп киттек. Аннан сулга борылып, тагы бардык. Бу тирәдәге өйләр сугышка кадәрге төзек авыл өйләре сыман иде. Без дә шуларның берсенә – каралтылы-куралы, бакчалы бер өйгә җитеп туктадык.
Кунакларның ашыкмый гына җыелган вакытлары иде. Любовь Васильевнаны кочаклап алдылар. Яшьлек дусты өенә килгәч, шундук үз кеше булып, биленә алъяпкычлар бәйләп, булыша да башлады. Җилкенеп йөрүләренә хәтле гел яшь кызларныкы сыман иде. «Сиңа күңелсез түгелме?» – дип, минем яннан да урап китә. Аны күреп, гәүдәсенең һәр җиренә карап калганда, миңа нишләп күңелсез булсын ди!..
Сәгать ун тулгач, без табынга утырдык. Любовь Васильевна колагыма әкрен генә:
– Серёженька, син мине кара инде: минем тәлинкәгә салаттыр-нидер сал, – диде.
Мин мондый табыннарда утырган кеше түгел, шунда гына мин башка ирләрнең, кашык-чәнечке уйнатып, янындагы хатыннары тәлинкәсенә салкын ризык салып утыруларын күрдем. Мин дә Любовь Васильевна алдындагы өлеш тәлинкәсен алып, кырдан башак җыйгандай, төрлесеннән җыеп чыктым.
Аннары һәммәсе рюмкаларга үрелде. Минем, бүгенге хәлдән болай да исереп, аракыга йогынасым да килми иде. Шулай иттем дә – уртлап кына кире куйдым. Ләкин:
– Юк инде, юк! Беренче рюмканы бездә алай куймыйлар, – дип, табыны белән миңа ябырылдылар.
– Гафу итегез, кунаклар, мин эчмим, – дип, кулымны күкрәгемә куйдым.
Любовь Васильевна да, мине яклап:
– Өч ел күрмәгән абыйсы килеп тә бер грамм капмады, – диде.
Әмма кунаклар тыңларга да теләмәде:
– Яңа ел табынында бераз гына тотарга ярыйдыр инде…
– Тавык та эчә…
– Сездәй таза ир-егеткә бер рюмка чүп кенә ул!..
Табында ике ялгыз хатын да бар иде, шуның берсе, Любовь Васильевнага үпкәләгәндәй:
– Кавалерың безне хөрмәт итми икән, – диде.
Ахырда Любовь Васильевна:
– Азрак булса да эч инде, Серёжа. Барысы да сине көтә, – дип, миңа карады.
Инде дә чара юк иде – мин рюмканы бик озаклап, шулай да яртылаш кына эчеп куйдым.
Моннан соң инде мине артык кыстамадылар. Ә сөйләшеп-танышып киткәч, бер ир:
– Шулай, спортсмен кешегә бу нәрсә дошман инде, – дип, кыстауларга нокта куйды.
– Йөз грамм алкоголь ярышка әзерләнгән спортсменны утыз алты сәгатькә формасыннан чыгара, – дидем мин.
Ләкин шунда ялгыз килгән ике хатынның берсе, бик телгә беткәне, күзенә шайтан чыгарып:
– Кадерле кунаклар! Әйдәгез Любовь Васильевна белән Серёжага бик күп бәхетләр теләп, бу рюмкаларны төбенә хәтле эчеп бетерик әле! – дип, тост әйтте.
Ни өчендер барысы да кул чапты.
Миңа бу мәҗлестән дә ямьле табын, бу кешеләрдән дә чибәр кунак булмас кебек тоела башлады.
Кай арада унике җиткәндер. Кремль куранты суга башлагач, барыбыз да аягүрә басып, юка читле стаканнарны зыңлатып, шампан күгәрдек.
– Яңа еллар котлы булсын!..
– Бәхете белән килсен!..
– Озын-озак