Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.Галиәсгар байның хатыны Газизә Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә – озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.
Габдулла, килеп керү белән, бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.
Ботын чабып, иң әүвәл өлкән Газизә телгә килде:
– И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.
Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:
– Узыгыз, уз!..
– Нихәлләрегез бар соң?
– Аллага шөкер!
– Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килде- гез…
– Хәзер, хәзер.
Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.
Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:
– Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә – ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! – дияргә онытмады. – Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.
Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.
– Ничекләр кайтып җиттегез соң? – дип сорады өлкән Газизә.
– Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн – Чистайда, бер көн – Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда… Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, – диде өлкән Фатыйма.
– Сату-алулар уң булдымы соң?
– Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып…
– Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, – диде аңа Сафиулла. – Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! – дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.
– И-и!.. – дип сузды тагын өлкән Газизә. – Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! – дип эндәште ул кызларына. – Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез…
– Үз кулым да бар ла! – диде Габдулла. – Нигә мине һа- ман, һаман…
– Нитмәле, Габдуллаҗан… – дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. – Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!
Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:
– Мин