Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.киемле хатын, гәрәбә кебек алтынсу балны кызыл тел очы белән генә каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә чәчәге салынган чәй эчте. Тәмләп. Ашыкмыйча. Мактый-мактый. Чынаякның эчке йөзендәге алтын кайма белән аның бармагындагы тар гына алтын балдак бер-берсен тулыландырып тора. Сул кулындагы зур кызыл кашлы йөзек нуры әле аның битендә, әле самавыр корсагында уйнаклап ала. Кызыл җирлеккә ялтыравыклы вак яшел төрткеләр төшерелгән тырнаклар… «Әкрен, чү, ашыкма, кабаланма» дигән төсле читкә тайпылып тырпайган чәнти бармагы… Сөембикә аның чәй эчү рәвешен ошатты, каршысына утырып һәм тулып торган яңакларына таянган килеш карап торды. Телевизор карагандагыча.
Умарталык өенең тәрәзәсе икәү генә, алары да кечкенә итеп уелган. Салкынча һәм күз бераз торгач кына ияләшерлек караңгылык. Әмма өй эчен самавырга сузылып төшкән пычак калынлыгы гына кояш нуры җылытып һәм ике хатынның ак киемнәре яктыртып тора сыман. Стенадагы агач чөйләргә кәрәзле һәм буш рамнар элеп куелган. Шүрлектә, тәрәзә төпләрендә кипкән агач гөмбәләре. Сәкедә печән, тун, зәңгәр тышлы бер мендәр, юрган. Почмакта тирләп торган су савыты һәм балта. Тәрәзә пыяласында ялгыз бал корты бәргәләнә иде, канатларыннан сак кына тотып, Сөембикә аны ачык ишектән тышка чыгарып җибәрде.
– Уф-ф! – диде ак киемле кала хатыны һәм әллә каян гына яшел каймалы ак кулъяулыгы чыгарып, сак кына баскалый-баскалый, маңгаен, колак артын, муенын сөрткәләде. – Рәхәттә яшәүчеләр бар да соң! Сахра!.. Табигать нигъмәтләре… Бакчы нинди чәй, ә? Рәхмәт, кадерлем! Без дә торган булабыз инде. Шәһәрне әйтәм… Ә! Сөйләп бетермәдең ич әле! Ирең, ирең…
– Белмим дидем ич. Элек эчкәли иде, хәзер белмим.
Ак киемле хатын эшләпәсен өстәлгә салып куйган иде. Ул ат ялыдай бер якка асылынып төшкән чәч көлтәсен артка селтәп җибәрде дә авызын бармак очлары белән генә каплап көлеп алды:
– Ничек белмисең?
Сөембикә сүзнең тагын былтыр яз чыгып киткән иренә әйләнеп кайтуын теләми иде, шуңа күрә торды да ачык ишек бусагасына барып басты, кулларын баш артына кушырып, ишек яңагына сөялде һәм, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
– Китте ул, – диде.
– Ташлапмы?
– Ташлап.
– Балаларыгыз бар идеме соң?
– Икәү. Кызык, сагынмыйлар…
Тыштагы яктылык Сөембикәнең ак халатын үтә күренмәләндереп тора иде. Ак киемле хатын аның халат астыннан берни дә кимәгәнлеген күреп алды. Ул аның яктылык алтынлатып калдырган балтыр төкләренә, нәзек биленә, мул күкрәгенә кырын караш ташлады да: «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады.
Кара ишек яңаклары кинәт кенә рамга әйләнде. Ә рам эчендә яланаяклы шушы сәламәт хатын, яшел үлән, өч умарта, арканлап куелган аклы-каралы бозау, саргайган печән чүмәләсенең ярты ягы. Чиста, тын. Кан басымы күтәрелгәндә колак шаулаган шикелле, тигез генә итеп бал кортлары гөжли. Печән, бал, төтен исе…
– Котылгансың, – диде шәһәр хатыны, тавышына юату билгесе чыгарырга кирәклеген вакытында искәреп. Ә ул моны булдыра ала иде.
– Юатмагыз… Кызганыч, – диде Сөембикә.
– Безнең