Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.үзенә күрә бер ачкыч буларак, онытылмаслык рәвештә истә кала. Һичнинди үгет-нәсыйхәтсез, ул кешеләрнең үзара дуслыгына, туганлыгына хаклы төстә дан җырлый. Авырлыклардан качып яшәгән Иван Шпак үз хезмәттәшләренең күңел җылысы аркасында яшәү мәгънәсен таба, үз-үзенә кырыс хөкем чыгара: «Тормышны кәкре күрсәтә торган көзгедәгечә күрә идем. Ә яшәү кәкре көзгеләрне кире кага икән. Андый көзге пыяласы артында кешеләрнең язмышлары, агач тамырлары кебек, үзара берегә, һәм алар никадәр тирәнрәк булса, шулкадәр көчлерәк, озак яшәүчәнрәк».
Ошбу сыйфат – язучының иҗатында, иҗтиһатының асылында. Ул – киң җәмәгатьчелектә фикерләр кузгаткан бик күп мәкаләләр авторы да. Язучы Я. Мостафин – әүвәлге СССР Язучылар берлегенең кыргыз әдәбияты советы әгъзасы, Мәскәүдәге Ворошилов районы Советы депутаты, РСФСР Әдәбият фондының президиум әгъзасы иде. Әллә күпме милли язучыларның әсәрләрен, урысчага тәрҗемә итеп, Мәскәүдәге газета-журналларда, нәшриятларда да чыгарды ул. Алар арасында татар язучыларының әсәрләре аеруча күп. Ямил ага татар әдәбияты, Татарстан белән даими элемтәдә тора, әледән-әле Казанга килә, әдипләребез белән очраша, китап укучылар конференцияләре үткәрә. Горурлана.
Чынлыкта, ул сурәтләгән каһарманнарда – Я. Мостафинның үз язмышы. Әдип – олы тормыш мәктәбен, авыр сынаулар үткән кеше. Чын мәгънәсендәге көрәшче шәхес. Әсәрләренең һәркайсы ышандыра, алар уйлап чыгарылмаган, алар аның яшәү үрнәге белән сугарылган. Язучының «җан хәтере» менә шунда инде. Әлеге хәтер йомгагының очсыз-кырыйсыз, озын җепләре Я. Мостафин иҗатын башка халыкларның рухи дөньясы белән дә тоташтыра. Аның әсәрләре заманында СССР, дөнья халыкларының күп кенә телләрендә нәшер ителде.
Шомырт, чия, алмагачлар чәчәк ата торган май аенда күренекле язучы Ямил Мостафа улы Мостафинга 85 яшь тула. Без каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, рухи ныклык, иҗат офыгының һәрчак шулай ачык булуын, үз укучыларын үз йөрәге хәтере тирәсенә чакырып торган учак төсле җыюын телибез.
НИНДИ ЗУР ШАГЫЙРЬ!
(Русның бөек шагыйре Сергей Есенинның тууына – 105 ел)
Гәрчә анда тумасак та, ара-тирә ут күршеләрнең хәл-әхвәлләрен белеп тору мәгъкульдер. Шуның кебек, элек тә без татар әдипләре тарафына ут күршебез рус язучылары килгәләп-киткәләп йөргән. Әйтик, Максим Горький татар каләм ияләренең язмышлары, нинди тормыш белән яшәүләре хакында гел сорашып, белешеп торган. Ул, мәсәлән, Гаяз Исхакыйның башта язган әсәрләрен укып, аларның әдәби һәм рухи көчен танып, үз җанына якын кабул кылып, заманында үз даирәсендәге журналда русчага тәрҗемә иттереп бастырган. Шуннан соң, беләбез ки, русның бөек шагыйре Анна Ахматова (Әхмәтова), хастаханәдә авырып яткан чагында да, үзеннән Тукай шигырьләрен тәрҗемә итүләрен сорагач: «Уж я своего переведу», – дигән. Инде дә Максим Горький С. Н. Сергеев-Ценскийга язган бер хатында болай дигән: «Жалуетесь, что «проповедники хватают за горло художников?» Дорогой С. Н., это ведь всегда было.