Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.коридор очындагы бер бүлмәсендә ялгызы шактый утырганнан соң, Зөфәр урамга чыкты. Завод алдында халык калмаган иде инде. Киткәннәр. Мөгаен, шәһәр үзәгенә табадыр, анда бүген ни дә булса булмыйча калмас. Әнә башка заводларның да кешеләре урам тутырып шул якка таба баралар. Тиз кулдан гына язган лозунглар, юлбашчыларның май демонстрациясеннән калган портретларын күтәргәннәр – шуларны баш өсләрендә тибрәтә-тибрәтә нигәдер бик ашыгып атлыйлар. Зөфәр дә шул агымга ияреп китте. Ләкин аның ашыгасы килмәде. Ул тынычланып өлгергән иде инде. Тантанага катнашып китүдән бигрәк, шул тантананы күзәтеп бару аның өчен кызыграк кебек иде. Гомумән, ул кешегә ияреп кабынырга, очынырга, кыскасы, экстазга бирелеп китәргә яратмый иде. Һәр эштәге шикелле хиссият мәсьәләсендә дә үлчәү-чаманы ярата иде.
Дамбага җиткәч, ерак араны җәяү үтмәс өчен, ул шыгрым тулы трамвайларның берсенә эләгеп китте. Кремль астында төшеп калды, ашыкмыйча гына Бауман буйлап атлады… Монда халык, халык, ерып үтәрлек тә түгел. Ә Кольцода! Мәхшәр купкан диярсең! Бөтен мәйдан чайкалып, өзлексез гү-ү итеп тора. Кешеләр, балык косягы шикелле ышкылып, сугылып, һаман бер тирәдә уралалар, бер-берсен кочаклап алалар, үбеп китәләр. Зөфәрне дә ялгыш кына каршысына килеп чыккан әллә кемнәр кочып алдылар, колагына: «Туганкай, җиңдек, бетте!» – дип кычкырып уздылар. Ул бу мәхшәрдән ничек тә тизрәк ычкынырга теләде. Йорт стеналары буйлап көч-хәл белән Куйбышев урамына үтә алды һәм Ирек мәйданына таба атлады… Филармониягә җитәрәк, кинәт җирдән калыккандай, аның каршысына Рәшидә килеп чыкты. Килеп тә чыкты: «Зөфәрем!» – дип, егетнең муеныннан кочып та алды. Бөтен гәүдәсе белән сарылып, күпмедер вакыт сеңеп торды. Аннары кинәт кенә артка каерылды һәм иртәнге чыктай дымланып елтыраган, исәрләнгән күзләре белән Зөфәргә төбәлде:
– Ник син көлмисең, еламыйсың, Зөфәрем? – диде ул балаларча чын гаҗәпләнү белән.
Зөфәр көлеп куйды:
– Булды, Рәшидә, барысы да булды, ләкин без ирләр бит, туктый да беләбез.
Рәшидә тагын аның күкрәгенә капланып, юатуын теләгәндәй еламсырап, кайнар пышылдап әйтте:
– Ә мин әллә нишләдем, Зөфәрем, әллә нишләдем. Шатлыгымнан тилерәм дип торам, ышанасыңмы? Бөтен дөнья бәхете кинәт өстеңә аусын әле!.. Үләрсең, хәсрәттән үлмәгәнне шатлыктан үләрсең!.. Йа Ходай!..
Зөфәр, аның тузгыган чәченнән сыйпап, ирләрчә салмак кына юатырга тырышты:
– Рәшидә, аңлыйм, ләкин тилерергә дә, үләргә дә ярамый. Алары күп булды инде, ә хәзер яшәргә дә яшәргә кирәк.
– Нигә син бу кадәр акыллы, Зөфәр?! – диде Рәшидә, күтәрелеп, егеткә сәер генә бер карап алды, аннары кычкырып көлеп җибәрде: – Зөфәр, мин сиңа бер яңа хәбәр әйтимме?
– Йә, әйт.
– Сугыш бетте, сугыш! Ишетәсеңме?.. Безнең Җиңү белән, безнең Җиңү белән!.. Менә шуның өчен сиңа, менә шуның өчен…
Һәм ул аяк очларына басты да, үрелеп, Зөфәрнең ирененнән, битеннән тиз-тиз үбәргә тотынды. Зөфәр бер мәлгә югалып калды, яннарыннан гына бәрелеп, сугылып узган кешеләрнең көлеп, шул ук вакытта