Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Читать онлайн книгу.ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар Каргалысы» дип йөрткәннәр. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы, чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Әлбәттә, аның бик борыннан килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин, махсус эзләнмәгәч, болар барысы да миңа җир астында күмелеп яткан борынгы әйберләр шикелле билгесез иде.
Инде шушы китапны язарга җыенгач, мин һич югы үз фамилиямнең тарихын белер өчен эзләнә, сораша башладым. Ахырда үткән җәй Уфадан кызыклы гына бер материал табып кайттым. «Яңа Каргалы авылына ике йөз ел» дип атала ул. Ягъни Яңа Каргалының тарихы, тормышы һәм көнкүреше турында язылган очерклардан гыйбарәт зур гына бер кулъязма. Аны шушы авылдан чыккан югары белемле, өлкән яшьтәге бер төркем кеше- ләр – Әбүбәкер, Әхмәт, Гали, Гомәр һәм Кәлимулла Еникеевләр, Заһир Утяшев, Гыйниятулла Терегуловлар язганнар. Кереш сүзләрендә алар бу хезмәтне бик озак эзләүләр нәтиҗәсендә тарихи документларга һәм елъязмаларга таянып язуларын әйтеп үтәләр. Кулъязма Каргалы халкының башкорт җиренә күчеп килгәнчегә кадәр булган борынгы тарихын да шактый ук тулы яктырткан. Менә шушы борынгы тарихка караган беренче кисәген профессор Гыйниятулла абзый Терегулов миңа инде биреп тә җибәрде. Билгеле, бу басылып чыккан хезмәт түгел, кулъязма гына, шулай да мин аны ышанычлы чыганак дип табам һәм аңардан файдалану бер дә язык булмас дип саныйм.
Хуш, ниләр таптым соң мин кулъязмадан?
Актара-карый торгач, минем өчен менә нәрсәләр ачыкланды: безнең бабайларның башкорт җиренә күчкәнче яшәгән урыннары чынлап та шул Тамбов губернасындагы (хәзерге Мордовия республикасындагы) Темников дигән өяздә булган икән. Алтын Урда заманында исә Темниковта Урданың гаскәр башлыгы, икенче төрле әйткәндә, «темниге» торган. Шунысы кызыклы: бу «темник» сүзе русның «темь», «тьма», ягъни «бик күп» дигән мәгънәне аңлатучы сүзеннән алынган, имеш.
Кайбер яңа тарихчыларның язуына караганда, татар-мишәрләр Темников тирәсенә монголлар явы вакытында килеп утырып калганнар, янәсе. Ләкин кулъязма авторлары бу версияне катгый рәвештә кире кагалар. Алар, иске тарихчыларга һәм борынгы елъязмаларга таянып, мишәрләрнең Х гасырда ук инде көньяктан, ниндидер дала халыкларының кысрыклавы аркасында, бу якларга күчеп килүләрен исбат итәләр. Килгәннәр, төпләнгәннәр һәм шунда утырып та калганнар. (Бер Темников тирәсендә генә түгел, ә «мещера җирләре» дип йөртелгән шактый зур территориядә.) Башта алар Болгар дәүләтенә буйсынганнар, болгарларга ясак түләгәннәр, ләкин идарә итү эшләре үз кулларында булган.
1239 елны мишәрләр илен монголлар басып ала. Йөз елдан артык алар шулар кул астында яшәгәннәр, ясак түләгәннәр, әмма идарә итү эшләре һаман үзләрендә сакланган. Ягъни башка халыклардагы, мәсәлән, руслардагы шикелле үк, аларның үз бәкләре (князьләре) булган һәм шулар идарә дә иткәннәр.
XIV гасырның