Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Читать онлайн книгу.да Язучылар берлегенең оешуын партия капризына гына кайтарып калдырмас идем мин. Әйтүемчә, язучылар үзләре дә берләшергә, үзара якынаерга телиләр. Инде партия җыеп берләштергәч тә, бу мөмкинлекләрне үзләренең максатларында – әдәбиятның асыл нигезләрен ныгытуда, аны баетуда, үстерүдә, халыкка, милләткә хезмәт иттерүдә кулланырга тырышалар.
– Бүгенге көндә берлектә 300 әгъза булса да, кайбер язучылар: «Без 10–15 кенә», – дип әйтергә ярата…
– Әйе, язучылар, бигрәк тә язышучылар күп, әмма чын талантлар аз. Бу гел шулай булган, моннан соң да шулай булачак. Ләкин шуны онытырга ярамый: калган 285 кеше булмаса, син әйткән 10–15 талант булмас иде. Минем моңа иманым камил. XX гасыр башындагы Тукайны алыйк, берүзе генә халкыбызның милли байрагы, рухи символына әверелә алыр идеме ул? Такташ, Җәлил белән дә, Исхакый, Әмирхан белән дә, Еники, Туфаннар белән дә шулай.
Ә 300 язучыга килгәндә… Беләсеңме, бүгенге көндә Язучылар берлегенең остаханәләрендә каралып, кабул итү коллегиясенә тәкъдим ителгән 100 гә якын кеше бар. Татарстандагы 75 әдәби берләшмә, иҗади түгәрәкләрдә тагын 300–400 кеше каләм чарлый. Бу исәпкә мәктәпләр керми әле. Менә алар белән тагын 10–15 талантлы кеше килә икән – бу бер дә начар түгел.
– Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу бик җиңел, диләр. Ягъни бер юка китабыңны бастырасың да, син – тулы вәкаләтле әдәбият әһеле… Тарихта китапсыз да Берлеккә кабул итү очраклары булдымы соң?..
– Мин җиңел димәс идем. Уйлап кара: әдәби мохиттә шактый кайнаганнан соң, үз исемеңне азмы-күпме танытып өлгергәннән соң, газета-журналларда каләм уйнатып алганнан соң гына, син, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, үз иҗатыңны тикшерүгә, бәяләүгә куя аласың. Махсус жанр буенча остаханә әгъзалары синең иҗатыңны яхшы бәяләсәләр генә, ачык тавыш бирү юлы белән, Берлеккә тәкъдим итәләр. Аннары тагын да катлаулырагы башлана. Могтәбәр, җитди язучылардан торган кабул итү коллегиясе бик каты дебатлардан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, синең язмышыңны хәл итә: яки раслау өчен Берлек идарәсенә тапшыра, яки кире кага. Идарә утырышындагы сынау аша да узмый калганнар бар. Әлбәттә, чын язучының китабы булырга тиеш. Прозада һәм шигърияттә, балалар әдәбиятында – 2 китап, әдәби тәнкыйтьтә – 1 китап. Бу – мәҗбүри шарт. Һәр канунның чыгармасы булган кебек, безнең кабул итү шартларының да кайбер искәрмәләре бар.
Әйтик, прозада – Марат Закир, поэзиядә – Рәмис Аймәт, драматургиядә Данил Салихов китапсыз кабул ителделәр. Боларның берсе өчен дә коллегия һәм идарә әгъзаларының йөзе кызарырлык түгел.
– Шигърият тә, проза да кыскалыкка күчте. Бу – замана таләбе. Озын роман язсаң, беренчедән, аны бастырып чыгару кыенлык тудыра, икенчедән, ул әсәреңне укыйлармы әле, юкмы. Ә тора-бара гел компьютерга гына күчсәк, «китап» дигән изге нәрсә юкка чыгып, сүзе дә архаиклашып китмәсме?
– Син ике мәсьәләне бергә куясың. Бәлки, аларны аерыбрак карарга кирәктер? Дөрес әйтәсең, текстлар кыскарды. Моның сәбәбе бастырып чыгару кыенлашуда гына түгел.