Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн книгу.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
партоешма секретаре булган, ди. Күрдегезме? Мәктәп директоры – и шул кешене площадьта, балалар алдында. Мин бинокльне латыш егетенә суздым. Шуннан нәрсә булды дисез? Бик ачы тавыш белән үзләренчә нәрсәдер кычкырдылар да ыгы-зыгы килеп алдылар. Карыйм: машина кабинасына бер фашист кереп тә китте. Мин һаман өмет итәм әле, бу, дим, куркыту гынадыр. Халыкны өркетүдер, дим. – Сабир абзыйның куллары калтырый башлады. Ул яңадан тәмәке төрергә азаплана иде. – Шуннан машинаны кабызды ук бу. Газ бирде, кузгалмакчы була. Кабинадан башын чыгарып, кузовка карый. Ә теге директор тора, бичара, бер хәрәкәтсез. Менә берзаман машина кузгалды, теге бичара чайкалып китте. Мин күзләремне йомдым. Тешем тешкә бәрелгәнен хәтерлим. Шунда сизәм: пилоткам баштан чыгып маташа. Бу нәрсә булыр, дим?

      Без тын да алырга куркып тыңлыйбыз.

      – Сезнең «чәч үрә торды» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Чәчләр керпе энәсе кебек үрә торган. Пилотка күтәрелгән. Үземне кемдер селкеткәнгә айнып киттем. Старший лейтенантның беләгенә чытырдатып ябышкан икәнмен. Карадым. Гәүдә чайкалып, бөтерелеп тора. Площадьта коточкыч елау тавышы. Әбиләр берөзлексез чукыналар. Китте тавыш, китте тавыш. Мылтык аскан егетләр аларны төрткәләп тарата, куа башладылар. Берсенең кулында противогаз горловинасы. Аны ишеткән бар иде, имеш, шуның очына ташмы, тимерме тыгып калдыралар икән, дип. Шуның белән яра гына бу халыкны. Халыкны куа-куа, без яткан җирдән 20 метр арадан узды бу. Таныдым. Теге иртән, штаб янында бөтен немецны көлдереп, артист булып кыланганы икән. Зверь дип белерсең. Карт-корыны кыйный. – Сабир абзый тынсыз тора. Ул кисәкләп сөйли. Барысын да рәттән түгел. – Менә үз кешеңне фашистлар үтергәнне шулай карап тор әле син. Ә бит бездә корал, граната. Ә ярдәм итәргә ярамый. Безнең задание аерым. Дөрес, без баеп кайттык. Без алып кайткан сведение аларга бик кыйммәткә төште. Ну, теге момент әнә минем дә чәчләрне нишләткән! Хәзер менә каты әйбер ашый алмыйм – шул моментта тешне каты кысып, мускулларын имгәткәнмен. Да-а-а… Фашист – кабахәт халык ул. Аларның җир йөзендә эзләрен калдырмаска кирәк…

      – Мин, – ди Сабир абзый, – кырык беренче елның көзендә Белый янында контузия алдым. Смоленск юнәлешендә. Аннан, госпитальдән чыккач, Сталинградка эләктем. Ишеткәнегез бармы? Ту-ты. Мин актыт камчы таңга хәтле көрәштем (шушы җөмләдә ул һәрвакыт шулай авазларны бутый, ни хикмәт?) – татар халкының йөзенә тап төшермәдем.

      Кәбестә күчәне кимерә-кимерә тыңлыйбыз. Ул мичтәге утлы күмерне кисәү таягы белән әвәләп китерә дә тәмәкесенә ут ала. Бәрәңге әрчелеп беткән, бакларга тутырылган, иртәгесен ашханә кешеләре аны килеп алып китәчәкләр. Бәрәңге кабыгын училищеның атына дип конюх алып китәчәк. Кем белә, атка гынамы ул?

      – Смоленск янында бер карт белән карчыкта кунарга туры килде. Сөйләшә киттек. Син, ди, карт, кем? Казакъмы, монголмы? Мин әйтәм, татар. Кайсы татар? Казанскиймы, Себерскиймы? Казанский, мин әйтәм. Карт та, карчык та шунда бернәрсә сөйләделәр. Аларның өендә фрицларның штабы булган.


Скачать книгу