Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Читать онлайн книгу.барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» – дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш… Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», – ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. – 1915. – гыйнвар).
Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.
Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», – дип әйтә сыман.
Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.
Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «…гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты… елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.
Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.
Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм