Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Читать онлайн книгу.уртак тел табу кирәк.
Җыенып олы юлга чыкканчы, иң элек кая барасыңны һәм анда ни өчен барасыңны ачыкларга, юлыңда нинди киртәләр очратачагыңны чамалау мөһим. Ә безнең юлдагы иң олы киртә әле озак еллар Россия белән мөнәсәбәтләрне ачыклау булачак. Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә – ике Президентның кул кысышып егетләрчә килешүе нәтиҗәсе. Тик президентлар, никадәр әйбәт булсалар да, мәңгелек түгел, ә халык – мәңгелек. Бүген безгә үзебезнең Конституциябезне, «Татарстан – суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты» дип язылган Төп Законыбызны, Татарстанның статусын ачыклау өчен үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен бөтен халкыбыз, бөтен милләтебез, дәүләт башлыкларыбыз белән бергәләп тормышка ашыра башларга, бу хакта кыюрак һәм максатлырак гамәлләр кылырга вакыт җиткәндер.
Безнең Татарстаныбызда татарлардан кала сан ягыннан икенче урында торган урыс халкы өчен мөмкин булган һәммә шартлар да тудырылган. Укыйсың килсә, урыс мәктәбе бармы – бар, балалар бакчасы, яслеләр бармы – бар, техникумнар, югары уку йортлары бармы – бар, урыс театрлары, музейлары, китапханәләре, газеталары, журналлары, нәшриятлары, телевидениесе, радиосы бармы – бар. Бар, бар, тагын бер тапкыр бар! Монысы Татарстанда булды. Ә Россиядә хәлләр ничек? Татарстанда урыслар сан ягыннан икенче урында булса, Россиядә татарлар да нәкъ шулай, урыслардан кала икенче урында тора. Әйдәгез, «урыс демократлары» шыплап тутырылган Россия башкаласы Мәскәүне генә алып карыйк… Мәскәүдә татар балалар бакчалары бармы, булса, җитәрлекме? Юк! Һич юк! Мәктәпләр, татар техникумнары, вузлары бармы? Юк. Театрлар, китапханәләр, музейлар, нәшриятлар бармы? Юк. Татарча газета-журнал чыгамы, радио сөйлиме, телевидение күрсәтәме? Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Шушындый тигезсезлеккә, шушындый тибәрелүгә, кысылуга һәм санга сукмауга нормаль кеше, нормаль халык, нормаль милләт түзеп торырга тиешме? Җавап бер генә – юк! Без беркемнән дә артыгын сорамыйбыз, без бары тик үзебезгә тигән өлешне, милләтләр тигезлеген генә таләп итәбез. Бөек шагыйребез Тукай сүзләре белән башланган бу язмамны Шәехзадә Бабичның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
И татар, калдың хөр һәм азат,
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак.
Артыңны – салкынны онытып,
Алга бак, кальбең як, ялкынлат.
1999
Аңлашып яшик!
Бүгенге Татарстан җирендә борын-борыннан, нигездә, төрки һәм фин-угор халыклары яшәгән. Татарлар, башкортлар, болгарлар, чувашлар, кыпчаклар, хазарлар, марилар, удмуртлар, мукшылар, эрзялар – бу җирләрдә абориген халыклар.
Тарихи мәгълүматлары безгә килеп җиткән соңгы мең-мең ярым ел эчендә бүгенге Татарстан җирләрендә янәшә гомер иткән әлеге халыклар арасында бер генә сугыш булуы да билгеле түгел. Алар гомер-гомергә бер-берсе белән килешеп, бер-берсен аңлап, бер-берсенең гореф-гадәтен, яшәү рәвешен, динен, телен, җырын хөрмәт итеп яшәгәннәр. Мин моны бүген без фикер алыша торган этник