Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке). Разиль Валеев
Читать онлайн книгу.кертергә тырышты. Яңа иман кертер өчен, халыкны искесеннән ваз кичтерергә кирәк. Шушы максатны тормышка ашыру нияте белән мәчетләр җимерелде, муллалар, дин тарафдарлары эзәрлекләнде, дини китаплар яндырылды… Болары, нигездә, партия вәкилләре һәм аларның куштан тарафдарлары кулы белән эшләнде. Дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер армиясе кара шовинистлардан гыйбарәт иде. Төрле телдә сөйләшкән һәм милли аңы булган халыклар белән идарә итү – шактый катлаулы нәрсә. Шуны истә тотып, шовинистик тәхет башында торучылар тиз арада 160 милләттән «совет халкы» дигән бер милләт ясарга ният иттеләр. Ә халыкны халык иткән төп сыйфатның беренчесе – тел булса, икенчесе – һичшиксез, дин. Телгә каршы турыдан-туры көрәшергә кыенсынып (анысын астыртынрак алып бардылар), шовинистик идеология башлыклары, вульгар атеизмны корал итеп, диннән көлү, динне мыскыл итү юлына бастылар. Ләкин аларның ниятләре барып чыкмады. Киресенчә, еллар узган саен, халык алардан читләшә генә барды. Шунысы кызганыч: бу хакыйкатькә төшенгәндә, безнең күпләребезнең күңеленнән иман нуры качкан иде инде… Бүгенге көндәге бәлаләребезнең күбесе шушы имансызлыктан килә дип уйлыйм мин.
– Сез торгынлык елларында үз авылыгызда мәчет манарасы куйдырган идегез бугай?
– Дөньяга күзем ачылганнан бирле, минем диннән зыян күргәнем булмады. Ә дин китергән изгелек һәм әхлак нормалары, мәдәни байлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган авылымдагы мәчеткә килгәндә, аның җимерек булуына күптән эчем пошып йөри иде. Казаннан булдыклы егетләр җыеп кайттым да, җәйге ял вакытында манараны торгызып та куйдык. Моның өчен баштан сыйпамадылар, билгеле… Моннан дистә ел элек, торгынлык заманында булды бит ул хәлләр… Әле күптән түгел генә мин эшли торган Ленин китапханәсе Печән базары мәчетен торгызырга алынды. Киләчәктә анда борынгы татар китаплары бүлеге ачарга, гарәп, фарсы телләре өйрәтергә уйлыйбыз. Хәзер аның манарасын торгыза башладык. Татарстанның 70 еллыгына мәчетне ремонтлап бетереп, манарасына алтын ай куярга ниятлибез.
– Алда торган эшләрегез, корган планнарыгыз бик зурдан. Амин, аларның барысы да тормышка ашсын иде.
– Буш вәгъдәләр тыңлап арыдык. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. «Вәгъдә – иман», ди бит безнең халык.
Әңгәмәдәш Флёра Низамова
Татарстан яшьләре
27 февраль, 1990 ел
Вәгъдә бирсәң, үтә!
Депутат итеп сайласалар, иң әүвәл нәрсәләр эшләргә, ниләр майтарырга җыенам соң мин? Тел сөяксез, сайлаучыларга алтын таулар вәгъдә итәргә була… Ләкин минем аларны да, үземне дә алдыйсым, буш вәгъдәләр бирәсем килми.
Бүгенге көндә сайлаучыларны, Казан халкын, республика халкын иң беренче чиратта ниләр борчый, аларга иң беренче чиратта нәрсә кирәк соң? Билгеле, һәммәгез дә бу сорауга «Фатир, йорт-җир, азык-төлек, кием-салым, дефицит товарлар…» дияр. Бу чыннан да шулай. Ләкин, төптәнрәк исәпләп карасаң, алай гына да түгел, мәсьәлә без уйлаганга караганда бик күпкә катлаулырак. Бүгенге