Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Читать онлайн книгу.бу тәкъдименә әтисе ничек карар тагы? Эчеп алган саен: «Мин – бөек хан токымы!» – дип күкрәк сугарга яраткан нәрсә хәерче кызы кирәкми безгә дияр микән? Бәлки, әнисе күндерер әтисен? Башка күршеләре белән ияк кагып кына исәнләшсә дә, Гөлбануны да, аның чирле әнисе Шәһәрбануны да ифрат якын күрә бит ул. Әйе, бар өмет әнисендә. Тизләтмәсә, Ихсанбай Гөлбанудан тиз арада колак кагачак. Бүгенге Сабантуй Тирәкленең генә түгел, күршедәге Сабаклы егетләренең дә күзен ачты. Ә Һашим?.. Ихсанбай, күзләрен йомып, тешен шыгырдатты: Гөлбану бит шуңа, шул ятимгә янчык бүләк итте!
– Ихсанбай!
– Гөлбану! – Әмма аның куанычы бушка булды: күзен ачканда, йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, Сәбилә басып тора иде. – Син?
– Әйе, мин… – Сәбилә, ике кулын алга сузып, аңа омтылды. – Әйе, мин… Читкә тибәрмә мине, ялгыз итмә! Ул… ул бит сиңа беркайчан да килмәячәк…
– Нәрсә сөйлисең син? – Ихсанбай аның изүен йомарлап тотып алганын үзе дә сизми калды. – Артымнан каравыллап йөрүеңне кайчан ташлыйсың син?!
– Теләсәң – колың, теләсәң олтырагың булырмын – кире какма мине, Ихсанбай!!!
Ихсанбайның борып тотуыннан төймәләре коелып, күкрәге ачылып киткән Сәбилә егетнең муенына сарылды, аның муенын, иреннәрен үпте.
– Нишлисең син, Сәбилә?! – Тән якынлыгыннан суына барган Ихсанбай бу сүзләрне ыңгырашу катыш әйтте. – Мин бит сине яратмыйм!
– Яратма… Минем яратуым икебезгә дә җиткән! – Сәбиләнең иреннәре кебек үк комсыз, уттай янган бармаклары һаман да түбәнгәрәк үрмәләде. – Ташлама мине, кызган… Безнең бит… балабыз булачак…
Гөлбанудан калып, Фәүзия күпме утыргандыр… Менә ул Гөлбану торган җир… Шушында торган җиреннән ярдәм сорап, ялварып, үзенең аккош канатыдай нечкә кулларын сузган иде ул… Өзде баланың өметен Фәүзия, чәлпәрәмә китерде. Әмма үзенең кысылуы белән аларны Ходай кушмаганны кылудан аралады: канга кан кушылудан коткарды! Әй бу язмышны! Кайсы уйламаган яктан китереп сукты ул тагы Фәүзиягә… Кемнәрнең каты каһәре төшеп кенә Барсынбикә-Фәүзиягә шушындый каһәрле язмыш җибәрде икән Ходай?! Фәүзия-Барсынбикә. Сибгат-Диңгезхан. Әй язмыш, язмыш, язмыш… Ил анасы, ил агасы булыр Диңгезхан белән Барсынбикәне шушы хәлгә нәрсә, кем төшерде?.. Көтү-көтү өерелеп, басу-кырлар иңләп йөргән малларыбыздан, кымыз-әйрән күпереп утырган турсыкларыбыздан, диңгездәй җәйрәп яткан дала-йортыбыздан нәрсә аерды безне, нәрсә яздырды?.. Әй Ихсанбай, балакаем… Шушы вакытта син кызларның иң сылуын үзеңә каратырлык асыл егет булыр идең дә соң… Гөлбануым… Гөлбану да түгел иде бит исемең: Күксылу син! Күзләреңдә күксел әрем төсе булганга күрә кушкан идем сиңа шул исемне. Ак тирмәмнең коты булып, чырылдап-сайрап уйнап йөргән ике кошчыгым, йөрәк майкайларымны сыздырып, бер-берегезгә гашыйк булдыгыз… Әгәр бүген мин сезне аермасам, үз балам үз бусагама килен булып кына төшә иде бит… Озак уйладым бу хакта, Ихсанбайның Гөлбануга барыр юлына киртә артыннан киртә куйдым… Ай, озак интектем, озак җәфаландым… Хак Тәгалә бутаган язмышны гади бәндә ихтыяры белән ничек сүтим?!
И