Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке). Сборник

Читать онлайн книгу.

Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник


Скачать книгу
китерә торгансыздыр.

      Чулпанның акыллы булуы турында әнкәй Сезгә язган булса кирәк. Әйе, ул үз яшенә караганда акыллырак, мәгълүматлырак. Бик күп укый һәм ни укыганын аңлап укый. Шигырьләр яза. Әмма әнкәйдән һәм Сездән аермалы буларак, шигырьләре миңа һич кенә дә ошамый. Дөресрәге, мин аның юк эш белән мавыгуын яратып бетермим. Сез, әлбәттә, язучы кеше, әдәбият укытучысының болай дип әйтүе Сезгә сәеррәк тоелыр. Тик ана буларак Чулпанның шигырь язуына борчылам. Дөресен әйтергә кирәк, шигырь язу җитди эш түгел. Әлбәттә, Тукай булган, Такташ булган. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай булуына карамастан мин шигырь яратмыйм. Дөньяда җитди эш эшләргә кирәк. Шул мәсьәләдә без күп вакыт Чулпан белән бәхәсләшәбез. Һәм үзегезгә генә әйтәм, күңелсезлекләр килеп чыга.

      Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.

      – Кая барсың, Чулпан? – дидем.

      – Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакың юк. Син шигырь яратмыйсың, – ди. – Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, – ди.

      Күз алдыгызга китерәсезме класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.

      Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй, ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз, яхшымы ул?

      Сез – язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь профессия түгел. Ул мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм – алар җитди эш. Ә шигырь…

      Сез әнкәйгә Чулпанның шигырен мактап язгансыз. Ә Сез беләсезме, кызыбызның укуы әйбәт түгел бит. Укытучылар аңардан канәгать түгел. Аның өчен миңа оят. Укытучы кызы булуына карамастан, дәресләргә әзерләнеп килми, диләр, дәрес вакытында игътибарсыз, диләр. Сәбәбе – шигырь. Югыйсә, әйтеп үттем, күп укый үзе, акыллы. Ләкин күп укыганны файдалана белми, уенда рифмалар гына. Мин Чулпанның киләчәге өчен куркам. Сезгә, бәлки, читтән караганда кызыктыр, тик миңа аның кызыгы юк. Сезнең хаттан соң мин Чулпанның сандугач турындагы шигырен көндәлегеннән укып чыктым. Нигә ул шигырьне мактагансыздыр – аңлашылмый. Унбиш яшьлек кыз белмәсә дә, Сез белергә тиеш ләбаса: сандугач сары түгел – соры. Бәлки, Сезнең сандугачны күргәнегез юктыр, минем сандугачны күргәнем бар, тавышы матур булса да, үзе ямьсез. Аннан соң нигә сандугачны мактап, каргадан көләргә? Карганың кара булуына ул үзе гаеплемени?


Скачать книгу