Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Читать онлайн книгу.да аларның һәммә эшләре Коръәнгә һәм шәригатькә хилаф. Шулай булгач, хөкүмәткә дә хилаф булырга кирәк»[148]. Төрмәдә, жандармериядә хезмәт итүче ахун Хөсәен Әбүбәкерев хәбәрчеләргә Ишми турында болай ди: «Ул 72 яшьлек карт инде. Гасаби чир белән авырый. Бер-берсенә хилаф сүзләр сөйли»[149]. Төп гаепләүче менә шундый була. 28 май көнендә Сарапул төрмәсе белән суд бинасы арасындагы урам халык белән тула. Җирле халык: «Безнең шәһәрдә моның кадәр кеше җыелганы юк иде», – дип сөйли. Процесста катнашу өчен, бик күп руслар киләләр. Газета хәбәрчесенә алар Бубилар турында ихтирам белән: «Монда «Буби» профессорларына сәяси суд була, аларның Бубый авылында университетлары бар», – дип сөйлиләр.
Суд тирәсенә 600 ләп кеше җыела. Атлы стражниклар һәм полицейскилар халыкны таратырга телиләр, ләкин юкка гына. Мылтыклы солдатлар, ялангач кылычлы стражниклар белән уратылган мөдәррисләр халык арасыннан юл салып, төрмәдән судка китереләләр. Судка газета хәбәрчеләрен кертмиләр. Хәтта Сарапул окружной судының прокурор иптәше дә кертелми.
Суд башлана. Поп рус шаһитларын ант иттерә. Хөсәен ахун, татар шаһитларын ант иттергәндә, куштанланып, «патшага итагатьле булу» турында нотык сөйли башлый, шаһитларны тезләндерә. Суд председателе аны кычкырып туктата:
– Монда сезне речь сөйләргә түгел, ант иттерергә чакырдык, тизрәк бетерегез, – ди. Яшәп килгән тәртипләр буенча, дин әһелләре судта ант итмиләр (янәсе, алар болай да антлы!). Ләкин Ишми ишан, судка килеп кергәч тә, «озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, – дип яза Г. Буби бу турыда, – үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул».
Суд өстәле янына баргач, ишан тузанлы, пычрак идәнгә тагын тезләнә. Пристав, ачуланып, аны торгыза. Ишминең, исәр үгез кебек, «шәригать, шәригать» дигәне ишетелә[150].
Суд башлана. Председательнең һәм адвокатларның сораулары астында Ишмиләрнең, Мөхәммәтҗан Хафизларның дәлилләре киселеп төшә (Ә. Даутов һәм Г. Ишморатов судка килмиләр). Карагруһчылар көлкегә калалар. Менә суд председателенең Мөхәммәтҗан Хафиздан шаһитлык күрсәтмәсе алуы:
Пред. Сез Бубиларны нәрсәдә гаеплисез?
М. X. Мәкәрҗәдә Габдулла Буби нотык сөйләде, хөкүмәткә каршы чыкты.
Пред. Нәрсә дип сөйләде?
М. X. Тән белән, җан белән тырышырга, диде.
Пред. Нәрсәгә тырышырга?
М. X. Ирешер өчен, диде. Алар бик яман кешеләр бит. Харап эш, харап.
Пред. Нәрсәгә ирешер өчен диде ул?
М. X. Болар минем китабымда язылганнар. Мин мөәллиф бит, мөхәррир бит…
Пред. Шулай диген.
М. X. Тәрҗеман кая соң? Бик шәп сөйләр идем.
Пред. Тәрҗеман нигә? Болай да беләсез бит.
Карагруһчылар барысы да әнә шулай буталалар. Бубиларны гаепләрлек бернинди дәлил китерә алмыйлар.
Ишми ишан түбән карап, дога мыгырдап, Мөхәммәтҗан Хафиз «казаки итәге белән борынын сөртә-сөртә» утыра. Бубилар үзләренең җаваплары белән кадимчеләрне тар-мар китерәләр,
148
Йолдыз. – 1912. – № 839.
149
Шунда ук. Гасаби чир – тиз кызучанлык.
150
Н. И. Лобачевский исемендәге фонни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. X чыгарылыш. – 1962. – 12 б.
Ямин – ант, ант итү.
Сәфиһ адәм – ахмак, тиле кеше.