Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Читать онлайн книгу.кайтару юлында тырышканлыгың өчен, аның атасы Магҗан хаҗиның җаны сиңа күп рәхмәт әйтсә кирәк. Илнең яхшылары синең ярдәмеңне онытмаслар, – диде.
Карт казакъ адвокат:
– Сезнең бу сүзләрегез минем өчен иң зур рәхмәт булды, артык һичнәрсә кирәкми! – диде.
Ул арада мәрхүм Байтүрә партиясенең зурларыннан Яңгырбай килеп аманлашты, аксакалның хәлен сорашып:
– Сезнең былтыргы җәйләүләрегезне кукал басып киткән икән, бу ел мал йөртергә урын аз калган дип ишеттек. Теләсәгез, өяз начальнигы аркылы ул җирләрне сезгә кайтарыйк, – диде.
Аксакалны җитәкләп алып килеп, зур ак өйнең каршысына, үләнгә киез палас җәеп утырттылар. Аның тирәсенә илнең өлкәннәре җыелды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.