Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Читать онлайн книгу.буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле уңайсызлыкларга күнегеп беткән һәм аларга бик игътибар итми иде шикелле. Аның бәдәне тимер кебек ныгыган, каткан, ә сөякчел кулларын ул көн саен кирпечнең тар ягына суга-суга чыныктыра икән. Соңыннан, мин бик кызыксынгач, ул өр-яңа кызыл кирпечне, уч кырые белән сугып, урталай ярып күрсәтте.
Димәк, Азат үзен шулай чыныктыруны кирәк санаган. Чит илләрдә, горбәттә йөргәндә, бәлки, кирәге дә чыккандыр.
Теге көнне Мурзаевны хур итеп клубтан сөреп җибәргәч, кино караганда, Азат озын эскәмиядә Ганҗә белән янәшә утыра. «Мин Ганҗәнең тән җылысын, чәчләренең исен тоеп исереп утырдым, – дип сөйләде Азат. – Мин үземне бәхетле хис иттем… Менә хәзер шул язгы кичтә нинди кино караганыбызны үтерсәң дә хәтерләмим! Ниндидер патриотик фильм иде бугай…»
Ә Нормальный Ход, залда эскәмияләр арасында йөреп тамашачыларны барлаганда, боларга сөзеп-сөзеп кенә карап китә. «Хисләрем ташыгангамы, мин Соняның зәңгәр күзләрендә усаллык күрмәдем», – диде Азат.
Спецдомда чын мәгънәсендә мәктәп программалары буенча уку булмый. Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа килеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәтә, хәтта журналга «яхшы», «урта», «начар» билгеләре дә куя торган була. Ә өлкәнрәк балалар кул хезмәте һәм көндәлек политинформация дәресләре белән чикләнәләр: тарих та, география дә шул була. Дингә каршы дәресләрдә исә әз-мәз төрле фәннәрнең нигезләреннән «авыз итәләр». Айдарга килгәндә, дәресләрне Азат аңа үзе бирә – исендә калганнар буенча гына инде, чөнки биредә уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр булмый. Дөрес, колония начальнигы: «Киләсе уку елыннан җиде класс ачачакбыз, без сездән коммунизм төзүче каһарманнар – Чкаловлар, Гризодубовалар, Стахановлар, Мичуриннар, Чапаевлар, хәтта актриса Любовь Орловалар тәрбиялиячәкбез», – дип вәгъдә иткән һәм, ышандырырлык булсын өчен, арык йодрыгы белән өстәлгә сугып куйган.
Хыялый начальник. Борын астындагыны да күрми торган романтик. Әллә соң гап-гади кыланчыкмы, артистмы?
«Германиянең СССРга басып керүе турында без, тоткын балалар, 22 июньнең бөркү кичендә генә белдек, чөнки иртән үк ару гына сөйләгән җиреннән радионы капыл өзделәр. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. Өстәвенә көпә-көндез бүлмәләребезгә куып керттеләр. Ниндидер гадәттән тыш хәл булган – без шуны гына гөманладык. Ләкин нинди хәл? Нинди афәт? Сугышмы? Кем белән?
Ак финнарны күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. Хәсән күле буенда япон самурайларының арт сабакларын укыттык. Бичара төрек Босфор белән Дарданелл бугазларын тартып алмагайлары дип кан калтырап яши. Һитлер безнең белән дус хәзер».
– «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип, күкрәк киереп җырлыйлар иде туган якларда, шулай бит? Хәзер җырлыйлармы? – дип сорады миннән Азат.
– Хәзер бик ишетелми. Музыкасы яши…
– Ә бит бу җыр ул чордагы карашларны бик дөрес чагылдырган… Хәтта без дә, ни рәнҗетелгән һәм кимсетелгән булсак та, нәкъ шул рухта тәрбияләнгән,