Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Читать онлайн книгу.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов


Скачать книгу
кер сабыны. Вакыт иртә бит әле, чәй эчеп, эчкә бераз җылы кергәч, бәлки, тагын чыгар. Йөргән аякка төк иярә дигәндәй, кайвакытта кичләрен дә эш чыгып куючан. Мондый вакытта ялкауланып ятып булмый инде. Ялкау кул буш корсак сыйпар, ди бит. Гомумән, Сабирҗанның тик яту белән татулыгы юк.

      Өйгә ул шундый уйлар белән кайтып керде. Барысы да дүрт күз белән аның кайтуын көткәннәр. Ишектән керү белән, бөтен гаилә аякка басты. Хәтта урын өстендә утырган гарип Халидә дә, ач күзләрен икмәктән ала алмыйча, өстәлгә якынрак шуышты.

      – Анасы, чәй куеп җибәр! – диде Сабирҗан.

      – Чәй әзер, атасы, кайнарлатып кына аласы…

      Миңлегөл ире кулындагы әйберләрне алып өстәл өстенә куйды да тиз генә учакка ягып җибәрде. Аннары икмәкне күкрәгенә терәп, пычак белән зур гына итеп кибән башын кисеп алды. Аны төп-төгәл икегә бүлде. Өсләренә шикәр кисәге куеп, берсен Гөлбануга, икенчесен Халидәгә тоттырды.

      Гөлбану, шатлыгыннан нишләргә белмичә, чыгып китү нияте белән ишеккә таба омтылган иде дә, әнисе аны:

      – Утырып аша. Югыйсә ашаганыңны шайтан йотар, – дип, шундук туктатты.

      Халидә дә ашарга кереште. Бик тәмле итеп ашый ул. Икмәген тешләп алган саен, буш учын ияк астына куеп, төшкән валчыгын да алып каба.

      Халидәгә нәрсә, аңа ашаса да була, аның беркемгә өлеш чыгарасы юк. Гөлбану хәзер икмәгенең бер өлешен дус кызы Галяга кертергә тиеш. Алар гел шулай итәләр.

      Өйдәгеләр шаулашып көлешә башладылар. Караса, әтисе Сәмигулла абзый белән булган хәлне мәзәк итеп сөйли икән. Имештер, эчсә дә исерек, эчмәсә дә исерек йөргән Сәмигулла абзый бая, әнә пычкы арттан кайтып килә, дип, хатынына күрсәткән.

      Нурми агай да көлә:

      – Пычкы дип әйтә диген, ә! Ул әйтер…

      – Шулай ди шул. Күзен дә йоммый. – Әтисе рәхәтләнеп, күзләреннән яшь чыкканчы көлде.

      Хатын-кызлар исә: «Үзәгенә үткәч әйтә дә, каргый да торгандыр инде…» – дип, Фәхрия түтине яклагандай иттеләр.

      Нурми агай да үз чиратында Сәмигулла картка бәйле бер мәзәк сөйләп алды. Акча юнәтер җай тапмагач, бу бер кабакка кергән дә: «Зур сөенеч, дуслар! Малай туды… Тик менә тәпиен юарга гына чама юк», – дип алдалап, бер стакан аракы алып эчкән, ди. Атна да үтми, тагын шул ук кабакка «Малай үлде…» дип килә. Хәленә кереп, яңадан бер стакан салып бирәләр тегеңә. Нишләмәк кирәк, кабакка бит, гадәттә, шатлыктан да, кайгыдан да керәләр…

      Өйдәгеләр шаулашкан арада, Гөлбану икмәк телеменең яртысын җәһәт кенә кесәсенә шудырды да Галя янына чыгып шылды.

      Бераздан ул кайтып кергәндә, аларда таныш түгел бер кеше утыра иде. Толыбы ишек катында стенага эленгән. Идәндә – чыптага төрелгән зур гына ит кисәге…

      Күзе шар булды Гөлбануның: никадәр ит!..

      – Поши ите бу… – диде таныш түгел кеше. – Стрелок Гыйлаҗи җибәрде. Күчтәнәч итеп…

      Шулвакыт Гөлбану түр почмакта әнисенең сулкылдап елап утырганын күрде. Аптырап әтисенә карады. Бу ни бу?! Аның да күзләрендә яшь…

      Шулвакыт Халидә, бармак белән ишарә ясап, Гөлбануны чакырып алды да аңа гына ишетелерлек


Скачать книгу