Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Читать онлайн книгу.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов


Скачать книгу
безне бөтенләй икенче тормыш – инкыйлабка кадәрге татар хезмәт ияләренең аянычлы хәле, аларның гомуми үзаңы үсү һәм һәртөрле кысылуларга каршы хәрәкәткә катнашып китүләре белән таныштыра. Вак милләтләрне һәм физик хезмәт белән көн күрүчеләрне изүгә корылган хакимияткә каршы татардагы түбән катламнарның баш күтәрүгә килүләре табигый төзелгән сюжетта хәл ителә, кызыклы язмышларда гәүдәләнеш таба.

      Автор бу әсәрен шактый озак – унҗиде ел яза. Роман зур иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып дөньяга килә. Һәм, әйтергә кирәк, ул татар әдәбиятын тарихи-инкыйлаби вакыйгалар, халык язмышы фонында сурәтләнгән колоритлы образлар белән баетуга әйбәт өлеш булып керде. Романдагы вакыйгалар егерменче йөзнең беренче елларыннан алып 1918 елда Казанны учредительчеләр һәм ак чехлардан азат итүгә кадәр булган чорны эченә ала. Әсәрнең төп героинясы Гөлбану гади авыл кызыннан инкыйлабның актив солдаты булуга кадәр юл үтә. Аны да башта, гасырлар буена формалашкан тәртипләргә буйсындырып, билгеле бер киртәләр эчендә калдырырга телиләр. «Син бит хатын-кыз! Укымаган, томана бер татар хатыны. Сәяси эшләр белән шөгыльләнү синең эшмени соң?» – дип, аны бу юлдан йөз чөертергә омтылалар. Әмма кимсетелүне үз язмышында татыган Гөлбану сайлаган юлның дөреслегенә шикләнми. «Татар хатыны да кеше ләбаса! Аның да тураясы, башын калкытасы, кояшны күрәсе килә» дигән нәтиҗә ясый ул. Әмма кояш аңа да бәхетле көннәр китергәнче, бик күп сынаулар, каршылыклар, авырлыклар аша үтәргә туры килә шул әле. Авылдагы калын кесәлеләр эзәрлекләвеннән качып, Казанга килергә, ачлы-туклы яшәүче бер эшче гаиләсенең почмагына сыенырга, Мәрхәмбикә-ханбикәгә унбиш ел бил бөгәргә, бик күп рәнҗетелүләр кичерергә туры килә. Гөлбану хакимияткә каршы чыгуның корбаннар таләп итүен, әлбәттә, белә. Ягъни көрәшкә аңлы рәвештә килә. Тик шунысы бар: М. Хәсәнов, гадәтенчә, әсәрен тизрәк төгәлләргә ашыгып, Гөлбануның җаваплы һәм гаять куркынычлы бурычлар башкаруын әйтеп кенә китә. Башка геройларның язмышын да тиз очлап куярга ашыгып, сәнгатьлелек ягын йомшарта. Баштарак бала, соңга таба яшүсмер булган Гөлбану да, нигездә, зурларча күзаллап иҗат ителгән. Гөлбануның балаларча фикерләве, дөньяны шулай кабул итүе сизелми. Бала психологиясен бирүдә әллә ни уңышка ирешә алмаса да, автор зурлар арасындагы, бигрәк тә төрле социаль катлам кешеләре мөнәсәбәтен җитлеккән каләм белән сурәтли.

      Дәрәҗә сөючән, үз дигәнен булдыруда бернәрсәдән дә, хәтта кеше җанын кыюдан да кыенсынмаган деспот Мәрхәмбикә образы үзе генә дә ни тора! Чын мәгънәсендә диктатор ул. Ире Асылхан да аннан узып берни эшли алмый. Хезмәтчеләре өстенә кара кискә булып яткан Мәрхәмбикә образы аша язучы бу катлауның черек әхлагын, кешелексезлеккә корылган яшәү рәвешен фаш итә. Ул, гаиләле була торып, чит ирләр белән бутала, көндәше Зөһрәнең баласын юк иттерә, соңрак аның үзен дә гарипләтеп калдыра. Һәм, ниһаять, тугрылыклы хезмәтчесе Хәмитне җибәртеп, ире Асылханны да үтерттерә. Ләкин канга ияләшкән ерткыч берәүгә дә мәрхәмәт күрсәтмәгән шикелле, шул ук Хәмит Мәрхәмбикәнең


Скачать книгу