Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Читать онлайн книгу.талкыйлар. Моны күреп, Асылхан соклануын яшерә алмады. Күрче, ничек матур итеп эшлиләр. Кош – очканда, кеше эшләгәндә матур, дип, бер дә белмичә әйтмәгәннәр икән шул.
Шулчак буралы абзардан бау ишүче үзе килеп чыкты. Башында – ямьшәйгән киез эшләпә, өстендә – озын киндер күлмәк, шундый ук алъяпкыч япкан.
Асылхан сәлам бирде:
– Алла куәт бирсен!
– Амин! Теләгең кабул булсын…
– Бик иртәләгәнсез…
– Башкача булмый. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз…
Әйтерсең кемдер әмер-боерык бирде: мизгел эчендә тирә-юнь тынлыкка чумды, барысы да берьюлы эштән туктадылар.
– Ничек соң, һәйбәт йокладыңмы? Урын-җир җайсыз булмадымы? Туңмадыңмы? Эшкә керешеп йокларга комачауламадыкмы?.. Нишләмәк кирәк, таңны таңга ялгап эшләгәндә дә бик таманга туры килә. – Хуҗа кеше сүз тәмен югалтмыйча сөйләнүен белде: – Кем әйтмешли, тормыш итүнең беренче бисмилласы – хезмәт. Башкача булмый. Аллага ышан, үзең кымшан, ди бит. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп тырышсаң да, бик таманга килә…
Әти кеше кайсы кая кереп поскан кызларына әмер биреп алгандай итте. Иң элек атны эчерергә кушты.
Эшләреннән бүленгән кызлар чырык-чырык көлешеп алдылар. Шуннан соң араларыннан берсе әйтә салды:
– Әнә Зөһрә эчерсен…
Яңадан көлешү: «Зөһрәне сайлады ич», янәсе.
Шул арада Асылхан сиздермәскә тырышып кына кызны кабат күздән уздырды. Кабат тәэсирләнмичә, сокланмыйча булдыра алмады. Зөһрәнең әле генә бөресеннән шытып чыккан гөл чәчкәседәй алсу, дымсу иреннәрен гаять килештереп, яктырып елмаюын, күзләренең аяз күк йөзе сыман саф зәңгәр икәнлеген аермачык итеп күрде ул.
Зөһрә, атлап-йөгереп, каядыр бакча эчендәге сиртмәле кое янына чыгып китте. Асылханның колак төбендә исә чулпы тавышы гына чыңлап калды…
Өлкән кызларын самавыр куеп, табын әзерләргә дип кертеп җибәрделәр. Ана кеше уртанчы кызын да ир-ат янында калдырмады. Үзенә генә ишетелерлек итеп: «Бар, бар… Буй күрсәтеп торма монда», – дип, апасына ярдәм итәргә өйгә озатты.
Икәүдән-икәү генә калгач, Бариәхмәт кунакны үз эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары белән таныштыра башлады. Һәрнәрсәнең җае бар, янәсе. Һәр эшнең телен белергә, серен тоярга кирәк… Сүсләрне сортларга бүлде. Ефәк кебек йомшак, яшькелт төстәге баса[1] сүсе кушылып ишелгән бау дип, сатып алучыларның һушлары китүләре турында да сөйләп алды. Шул уңайдан (бик тә инде сүзе сыйган кешегә серен ачарга мәҗбүр булган кеше сыман итеп) сәүдә эшендә аз-маз гына «хәйлә-шәргыя» ише нәрсәгә дә юл куелуын өстисе итте. Ә бит кирәксә, сатыласы бауларга яшькелт төс бирүдән дә җиңел эш юк. Аның өчен, киндер бияләй киеп, берәр уч сутлы үлән аласы да ишелгән бауны буйдан-буйга берәр кат сыпырып кына чыгасы…
– Сату эшендә шулай аз-маз гына хәйләсез дә булмый инде ул, – дип куйды хуҗа, кеткелдәп.
Чәй янында ир-ат нәкъ кичәге кебек икәүдән-икәү генә булдылар. Соңыннан: «Ходай юлдаш булсын үзеңә…» – дип, җыйнаулашып озата
1