Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Читать онлайн книгу.да шул хәерчелек, фәкыйрьлек гаепле. Үзең беләсең, ачлык өянәге котырынган, ачлык хакимлек иткән ел иде. Язгы чәчүгә дип арыш алган идем. Чөнки арышым тамырда көеп бетте… Ә бурыч калды. Ачлык дигән зәхмәт корышкан куллары белән бугаздан алды… Бер имана җир белән бер көтү бала үстереп булмый шул… Җитмәсә, җидесе дә кыз бала. Бер киндер күлмәкле, төпсез ыштанлы ир бала күрергә интегеп үтте гомеркәйләр. Туган иде бер бөртек. Җир бүлгәләгәнче дә яшәмәде, үлеп китте. Бездә үзең беләсең бит, имана җире бүлү биш елдан биш елга үткәрелә. Йорт-каралты да коелып төшкән: өч-дүрт тапкыр сипләнгән, салам түбәле, кырык терәүле, бүген-иртәгә ишелеп төшәм дип тора. Шулай булгач, мал-туар асрау турында теш агартасы да юк. Җил йотып тук булмый бит ул терлек дигәнең. Бер имана җирнең ашлыгы күпме дә, саламы күпме. Шул берничә олау саламны кыш буена ягасы да бар бит әле. Үзең беләсең, безнең яклар – урмансыз як. Бездә бит көтүне дә таш белән куалар, ягъни кулга алырлык чыбык та юк. Ә саламны, билгеле инде, күпме генә яксаң да, өйгә җылысы йокмый… – Мосафир карт суынган чәен капкалап куйды да янә аһ орып сүзгә кереште: – Ниһаять, Инсафия атлы олы кызыбыз буйга җитте. Сокланып туймаслык сылуга әверелде… Буй җиткән кыз бала әнисенең хәсрәтенә, әтисенең михнәтенә әверелә, дип белмичә әйтмәгәннәр шул.
Безне бөтенләй көтелмәгән яктан бәла сагалап-күзәтеп торган икән… – Шушы урында карт, сүзен ничегрәк башларга белмәгән сыман, бер генә мизгелгә тынып калды. Һәм көрсенеп дәвам итте: – Авылда төрле халык бар: бар хәерчесе, бар хәллесе. Безнең орынып торган күршебез Госман да баеп китте. Яшьрәк чагында зимагурның зимагуры иде. Минем бер имана җиремне дә ул сатып алды. Юк, дауламады: зинһар, бәладән коткара күр, яшьти, дип, үзем ялынып-ялварып кердем. Яңага тикле икмәгем җитмәвен дә, чәчәргә чама юклыгын да әйттем. Арзанга бирдем… Хәер, андый чакта алучы күпме бирсә шуңа риза буласың… – Карт тагын бер генә мизгелгә туктап тын алды. – Менә, Гайникамал авылдаш, шулай язмыш җәберенә баш иеп, тормыш шуклыгына буйсынып, интегеп-иза чигеп яшәп ятыш иде. Шулай тормышның якты чыраен күрү турында хыялланырга да базмаган бер мәлдә, шул күрше Госманга каяндыр казах далалары ягыннан, пар ат җигеп, бер бәндә килеп төште. Күршенең Питерпавлада (Петропавловск) булган вакытларында танышкан кешесе икән. Кәсебе дә бар: тире-яры, йон-ябага ише әйберләр белән сәүдә итүче. Ир урталарындагы казах кешесе. Авыл арасында тире-яры җыя да аны Мәкәрҗә ягына илтеп тапшыра. Аннан үз якларына кирәкле товарлар җыя да китеп бара. Шулай алыш-биреш белән, ил бөлдереп йөри бирә икән бу.
Ә безнекеләр, күршебез Госманда түләүсез көнлекче вазифасын үтәп, иртәнге таңнан караңгы иңгәнче чыкмыйлар. Эш дигәннең тавык чүпләп бетәсе юк. Көтүгә куганчы сыерларын савалар, сөтне сепарат аша уздыралар, ипи салырга он илиләр, мичкә ягарга утын кертәләр. Кыскасы, борын тартырга да вакытлары юк боларның. Кыр эшләре башланды исә, мин дә эшкә җигеләм. Җирен сукалыйм, чәчүен чәчәм, иген-таруын җыештыру белән мәшгуль булам. Аннары инде, җыйнаулашып, урак урабыз, ындыр эшләрен башкарабыз… Кыш җитте исә, ялланып киндер сугулар башлана.
Соңгы