Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Читать онлайн книгу.ачык та тишек, тәрәзә дә ишек дигәндәй, ир-ат булмагач, тормыш дигәнең нәкъ иске-сәләмә киемгә әверелә икән: аннан ертыла, моннан сүтелә… Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр, димәсләр иде аны.
– Ярдәм итәләрдер бит. Ни әйтсәң дә, Хаҗи абый авылның беренче большевигы иде. Совет власте дип башын салган кеше.
– Ярдәм дип, юк инде ул. Мондыен кысынкы заманда кемгә генә ярдәм итеп бетерә алсыннар. Бөтен мир белән шундый хәл бит, Иргали. Аһ-зардан әнә бөтен ил иңрәп-сыкрап тора. Аның бит акчасының да рәте-чираты китте, нәкъ чүпкә әверелде… Ике-өч кадак тоз алыйм дисәң дә, кибеткә берничә миллион тәңкә акча тотып барырга туры килә. Икмәкнең кадагы ике миллион тәңкәгә җитте бит, адәм мәсхәрәсе. Тирә-юньнең байбәтчәләренә, мулла-мунтагайларына авыз чайкарга бик ярап куйды ул хәл. Әнә Минһаҗ бай, бугазын киереп, нәрсә дип тора ди: «Совет тәки вәгъдәсендә торды, иң актык хәерчене дә, нәкъ Әмрикә капиталисты сыман, «миллионер» итте», – дип әйтеп әйтә ди. Алар бит ил өстенә килгән афәтне, ачлык өянәге котырган чакны да халыкка үзләренчә аңлатырга маташалар. Имештер, бәлшәвикләргә, алласызларга иярү менә кая илтә! Хәзер дә җыен тузга язмаган коткы тараталар. Әнә чын акча, Совет акчасы чыгарылган, ди. Тик хәзергә әле күргәнебез генә юк.
Ниһаять, барын-югын әтмәлләп табын хәзерләнде. Өстәлгә һәйбәтләп тозга ярып пешерелгән ярка-ярка ярмалы бәрәңге куелды, бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. Озак утырдылар. Сүз иярә сүз китеп, кемнәрне генә телгә алмадылар, исәннәрен дә, дөнья куйганнарын да хәтергә төшерделәр. Әмма сүз нинди генә тыкрык-борылышларга кереп китмәсен, ахыр чиктә бүгенге көнгә, узган елгы корылыкка, шуның нәтиҗәсендә туган ачлыкка кайтып кала иде. Шунысына гаҗәпләнде Иргали: авырлыкларга түзәргә, тормыш сынаулары алдында бирешмәскә өйрәнгән хуҗабикә һич кенә дә зарланмады, әлеге фаҗигаләрне ул ил өстенә килгән бәла дип саный иде.
Зәйтүнәне тыңлаган саен, аңына ниндидер җиңеллек иңгәнен тойгандай итте Иргали. Аның батыр-уңган хатын икәнлеген ул элек тә белә иде. Яшьлегендә биана-биата белән шактый авыр гомер кичергәне дә беркемгә сер түгел иде. Хәзер менә итәк тутырып, берсеннән-берсе аяксыз-кулсыз өч бала белән тол калган. Шуңа да карамастан зарлану-шыңшуны белми, язмышына күптән инде күнеккән сыман итеп, үзе әңгәмәдәшен тынычландырырга, сабыр булырга өндәп утыра иде.
– Нишләмәк кирәк, Иргали күрше, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Син дә хәсрәт-кайгыга бик бирешмә. Дүрт саның төгәл дигәндәй, сиңамы соң кайгырырга! Авылда да күтәреп каршы алырлар үзеңне. Син бит хәбәр-хәтерсез зимагурлыкта йөргән кеше түгел, Хаҗи абыең сүзләре белән әйтсәк, революция солдаты, кызылармеец! Бер дә борчылма, күрше, бар да рәтләнер, авыр чаклар узды инде, Аллага шөкер. Әнә илдә иминлек – үлмәбез, шәт. Әти мәрхүм: «Сабырлык төбе – сары алтын», – дия торган иде. Җыен тузга язмаган уйларыңны җилгә тузгыт, кем, Иргали. Кара уйлар аңны каралта. Шул инде, илгә килгән афәт иң элек ир-атка тия. Шул ук әти мәрхүм: «Адәм баласын дөнья шулай бөгеп тә, сындырып та сыный», – дияргә ярата иде. Бары рухыңны сындырма, кем