Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
Читать онлайн книгу.борчыла күрмәгез. Бар да һәйбәт! Хәзер соң да инде… Мин ял итәм, – диде ул, бүтән гәп сатарга урын калдырмаслык итеп.
Шуның белән сүзләре дә бетте.
Күзенә йокы әсәре кермәде Газиның.
Бу хикмәтләр, районның баш врачы Хәмзин белән тәмсезләнүләр нәрсәдән башланды соң?..
Булат Хәнипович аны эшкә үзе чакыртып алды. Гази ул вакытта балыкчы Гаделша карт янында – гүзәл Чулман буенда ял итә иде. Хәмзин, чакыртып китерү белән генә дә чикләнмичә, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшләр өчен бөтен шартлар да тудырды. Дөресен әйтергә кирәк, реабилитациягә эләгеп, туган якларына кайтса да, уйламаганда-көтмәгәндә район больницасында хирург булып эшли башлармын дип, Гази уена да китерә алмый иде.
Ул да баш врачның ышанычын тулысынча аклады кебек, тиз арада үзен чын хирург итеп танытып өлгерде. Хәмзин баш хирургы белән мактанып туя алмады. Больницаның даны тиз арада бик еракларга таралып өлгерде. Чаллыга башка тирә-юнь районнардан да килә башладылар. Ә Гази турында: «Булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да аякка бастыра ала», – дигән сүзләр йөрде.
Һәм менә кинәт кенә бар да үзгәрде, бер-берсен ихтирам итеп туймаган әлеге ике кеше арасына, кичә алмаслык упкынга охшап, кара күләгә ятты…
Барысы да Дисә Әнәсованың Чаллыга килеп төшүеннән башланды кебек. Чыннан да, аның ниндидер чит-ят планетадан очып төшкәндәй килеп чыгуы барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте.
Узган елның көзендә булды ул хәл. Матур көннәр иде. Больница бакчасы алтын-сары киемгә төренгән. Кояш нәкъ җәйге айлардагы кебек туры карый, җылысы да җәйгечә мул әле. Авыруларның күпчелеге бакчада, саф һавада. Тәүге тапкыр Дисә нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә пәйда булды да инде бу якларда.
Өстендә җилбәгәй җибәрелгән көрән төстәге болонья плащ. Кулында карага ак буй-буй сызыклар төшкән җыйнак кына чемодан. Үзе яланбаш. Коңгырт-кара чәчләре баш өстенә җыелып, тузгымасын өчен чәче төсле үк капрон челтәр белән уратып куелган. Йомры балтырлы сылу-матур аякларында биек үкчәле кара туфлиләр.
Сары ком сибелгән бакча аллеясы буйлап, больницага таба җил-җил атлап килә ул. Аллеяның як-ягында авырулар тезелешеп утырган артлы озын эскәмияләр. Дисәнең якынлашып килүен күргән авырулар, соклану катыш гаҗәпләнеп, утырганнары аягүрә басып, басып торганы читкә тайпылып, аны озатып калалар…
Дисә, больница баскычыннан күтәрелеп, эчкә кереп киткәч кенә авыруларның кайберәүләре телгә килде.
– Тә-тә-тә!.. – дип куйды кайсыдыр. – Кем булыр бу, ә?..
– Тикмәгә йөри торган кошка охшамаган бу.
– Күзләренә игътибар иттегезме?.. Ә керфекләр… Йа-а, булса да була икән!..
«Артист» кушаматлысы, район культура йортында балетмейстер булып эшләүче берәве:
– Ә мин таныдым… Таныдым аның кем икәнлеген, – дип, барысының да колаклары үрә торырлык сүз ычкындырды. Аннары, гипслы аягын култык таягы өстенә җайлап куйганнан соң, бик белдекле кыяфәт белән тезә дә башлады. – Артистка бу… Атаклы