Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров

Читать онлайн книгу.

Мәхәббәт яңгыры - Марат Кәбиров


Скачать книгу
чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң, боларның барсы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әле дә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде… Кулына эш бармаса да ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе бик бирелеп укый инде.

      Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барсының да башын күтәрде:

      – Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме?

      Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан күдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй—сыны шәйләнде. Барсы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде:

      – Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин.

      Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде:

      – Сизеп торам, Искәндәр,– дип елмайды ул,– Мине сагынмый менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.

      Егет тагы бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты. Кызлар чынлап та гүзәл иде. Әле яңарак кына беренче баласын табып декреттан килгән Алсу да, яшь кенәдән баш-аягы белән дингә чумган Хәдичә дә – һәрберсе үзенчә матур, үзенчә соклангыч иде. Шулай да Искәндәр карашларын Таңчулпанда озаграк тотты. Ә үзе шул халәтеннән уңайсызлангандай Фәндидәнең каршысына ук килеп басты.

      – Безнең вечный любовь бит, әйме, Фәндидә апа! – Карашлары янә Таңчулпан ягына омтылды, әмма егет вакытында тыелып өлгерде,– Фәндидә апа, мин бит синең ярдәмеңә мохтаҗмын. Биреп тор әле шул Сак-Сок китабын.

      – Менә сиңа кирәк булса,– дип елмайды Фәндидә апа,– Любовь-любовь дип ымсындырды да хәзер Сак-Сок имеш… Ни хаҗәте тиде инде аның сиңа?

      – Бик кирәк иде шул, Фәндидә апа.– Фәндидә апа өстәл тартмасындагы китапка үрелгәндә, Искәндәр Таңчулпанга күз ташлады, карашлары очрашты да кыз керфеге түбән кадалды, – Кавыштырам мин ул Сак-Сокларны.

      Искәндәр китабын алды да рәхмәт әйтеп чыгып китте.

      – Тилеләнеп йөри инде,– дип куйды Фәндидә,– Тагын берәр мөгез чыгарырга уйлый торгандыр.

      Фәндидәнең сүзләре үз итеп, яратып әйтелсә дә Таңчулпан аның «тилеләнеп» дигәнен өнәп бетермәде. Шулай да каршы килеп сүз әйтергә кыймады, «иштең ишәк чукмарын» дигәндәй, кашларын гына сикертеп куйды. Алсу да шундыйрак фикердә булган, ахры:

      –Аңа ничек йөрсә дә килешә,– диде ул, хыялый бер соклану белән,– Искәндәр бит ул! Нинди халәттә булса да – Искәндәр.

      Таңчулпан Алсуга рәхмәтле караш ташлады, шул ук вакытта үзенең кыюсызлыгына үзе үкенебрәк тә калды – Таңчулпан да нәкъ шулай уйлаган иде бит, ул да әйтә алган булыр иде, тик әйтмәде, әйтә алмады, кыюлыгы җитмәде. Ә Алсу Казанда укып, бик күп күренекле шәхесләр белән аралашып, Казан һавасын сулап кайткан кыз, бер дә өркеп–куркып тормады, әйтергә теләгәнен ачты да салды. Аның сүзенә, әлбәттә, Фәндидә апаның исе дә китмәде инде. Елмая биребрәк бүлмәдәге яшьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз йөгертеп чыкты да балаларын тиргәгән ана сыманрак итеп әйтеп куйды:

      – Шулай бозып бетерәсез инде.

      Шуның белән сүз бетте. Искәндәр турында сөйләшкәннәрен тагы да озак тыңларга әзер иде Таңчулпан, тик сүзне дәвам иттерер өчен ни дә булса әйтергә батырлыгы җитмәде. Бераздан бүлмәдәгеләр янә бирелеп эшкә чумды, тик Таңчулпан гына тагын бер нәрсәгә дә кереп китә алмый иза чикте, баштарак үзен кыюсызлыгы, булдыксызлыгы өчен битәрләп бер булса, соңрак бүген төнлә күргән төшен кабат исенә төшерде. Бу юлы төшенең бөтен вак–төякләрен күзалларга омтылды, һәм чынлап та, тырыша торгач, ул аны бөтен нечкәлекләре белән, төсле кино карагандай итеп яңадан күз алдына бастырды, кайсы бер моментларын нәкъ кинодагы кебек итеп, кабат кабат әйләндерде, һәм үзенең әлеге төшне ник оныта алмавын аңлады да бөтен дөньясын яшен көйдереп үткәндәй тоелды…

      Ә урамда яңгыр коя иде.

      Таңчулпанның бу редакциягә эшкә килүенә берничә ай гына әле. Башта елга якын ярты ставкада гына йөрде, редакция халкын танып белсә дә артык якын аралаша алмады, хәзер менә Фәндидә апа әйтмешли, утырып эшли башлагач, барсын да күреп белә, холык–фәләнен дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый кебек. Кечкенәдән кулына каләм алып балалар басмасында шактый ук танылып өлгергән кыз өчен, тәүдәрәк, редакциядә тик талантлы каләмкярләр генә эшлидер, шулар арасында тиң булып йөрү зур мәртәбәдер сыманрак тоела иде. Хәзер ул монда да сәләте белән әллә кая китәлмәгәннәр барлыгын белә инде, шулар арасында үзенең бик үк төшеп калганнардан түгеллеген дә чамалый. Моны башкалар да тоя, ахры, Таңчулпанга иң четерекле мәсьәләләрне дә ышанып тапшыралар, ихтирамнары да, игътибарлары да сизелеп тора. Икенчедән, сәләтләре төрлечә булса да журналист халкы бер–берсенең кешелеклелегенә ныграк бәя бирә, осталык та, тәҗрибә дә вакыты белән килә, ә кешелек сыйфатың чамалы икән, гафу ит, бу инде мәңгегә – бөкерене кабер генә төзәтә. Бу мөнәсәбәт белән


Скачать книгу