Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров

Читать онлайн книгу.

Мәхәббәт яңгыры - Марат Кәбиров


Скачать книгу
тавыш белән әйтеп куйды:

      – Нәрсә өчен бу юк-бар сорау белән маташа әле, дип уйлаган идем аны. – Аннан соң беркавем тын торды,– Бездә эшлиме, әллә авторларыбыз арасыннанмы?

      – Кем?

      – Ярый, вакыты җиткәч, кем икәнен үзем әйтермен.

      Егет бабай рюмкаларга аракы койды да Искәндәргә карады:

      – Монысын тост әйтеп эчик әле, —диде ул, үтенгәндәйрәк итеп, Искәндәрнең баш кагуын күреп рюмкасын чәкәштерергә сузды – Әйдә. Гаиләләребезнең иминлеге өчен!

      Озак кына дәшми утырдылар. Искәндәр инде тамчы җырын да тыңламады, хәмер тәэсире белән дә ләззәтләнмәде, ул бары тик бер генә нәрсә хакында баш ватты – үзе дә уйларга курыккан нәрсәне Егет бабай ничек сизде икән? Бу сорауга ул җавап таба алмаячак иде, бу сорауга җавап эзләү үз көчеңне юкка әрәм итү. Шуңа ул сүзне бөтенләй башка юнәлешкә борды:

      – Карале, Егет бабай… Чынлап та яздан бирле яңгыр яумады мени?

      Егет бабай елмаеп куйды:

      – Бер дустым бар иде. Черниковкада яши бу, телецентрда эшли. Көн дә шул араны урый инде. Шул сөйли торган иде: «Малай, бер мәлне айнып китсәм, Октябрь проспектын төзеп бетергәннәр.» Теге кич кайтканда исерек була, йоклап кайта икән, иртән эшкә килгәндә – махмырдан, башын да күтәрерлек хәлдә түгел. Ә син соң… Исереп тә йөрмәдең бугай инде…

      Искәндәр елмайды гына. Акбабай дәвам итте:

      – Мин ул хакта бер нәрсә язган идем. Теләгең булса, сиңа укыйсым килә… – Искәндәрнең ризалык белдерүенә сөенеп, өстәп куйды,– Ләкин ул озын һәм… Ярый, укып карыйм әле…

      Искәндәр тәүдә җиңел әйбердер дибрәк уйлаган иде, шуңа бик игътибар бүлеп бетермәде, ә соңыннан аны туктатып, яңадан укырга кушты. Үзе, аңламыйрак калган урыннары булса, соңрак иркенләп тикшерермен дип, сиздермичә генә диктоффонын кушып куйса да, һәр сүзгә диккать биреп тыңлый башлады. Егет бабай үзенә күрә бер канәгатьлек белән, шигырь сөйләгәндәй итеп укырга тотынды:

      «Яздан бирле яңгыр яумады.

      Җәйнең аяз кояшлы көннәре тәүдәрәк кешеләрнең күңеленә чиксез сөенеч алып килгән иде. Алар шәһәрнең шырпы кабыдай бертөрле йортларыннан табигать кочагына ташландылар, шул хозурда күңел ачып, балык тотып, су кереп рәхәтләнделәр, елга буйларында бала-чаганың чыр-чу килгәне белән аралашып гармун, гитара моңнары, төрле телләрдә җырлаган тавышлар туктаусыз ишетелеп торды, тәмле учак исләре ерак—еракларга таралып борыннарны кытыклады; шушы ямьле көннәрдә ярсызлар ярын тапты, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, парлыларның бер-берсенә булган мәхәббәте тагы да арта төште, моңарчы эт белән мәче кебек яшәгәннәре дә иркә сүзләр белән эндәштеләр, сөю назларына бирелделәр; кояш җиргә елмаеп караса, җир кояшка багып балкыды, бу көннәрдә кешеләр генә түгел, бөтен дөнья, бөтен галәм туй итә сыман иде. Ләкин тора-бара тоташ бәйрәмнәр арыта башлады, кешеләрнең күңелендәге яктылык тоныкланып калды, күңелләр генә түгел, хәтта үләннәр, хәтта яфраклар үзләренең соклангыч яшеллеген җуеп караңгылана барды, ә озакламый саргаеп, сәлперәеп, ачлыктан йончыган сабыйдай гарипләнеп калдылар. Җир кояшка карап елмаймады, ул үз тәне буйлап дәртле җырлар җырлап аккан гөрләвекләрне


Скачать книгу