Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну. Раф Гази

Читать онлайн книгу.

Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну - Раф Гази


Скачать книгу
тартмыйм. Ләкин миңа шул хәтле кирәкми. Көнме-төнме,  аның эше юк – әйдә алга! Мине өчәр сәгать  җәфалый иде.

      "Әй, нәсел үгезе,  ник издең безнең кызларны?!  Безгә нәрсә кала?" – дигән уйлар баш күтәрде бу минутта күңелемдә.

      Ә үзем:

      – Мин да алай ук  булдыра алам, –  дип шаярткан булдым, көнләшеп.

      – Беләм, күрдем инде, – көлеп  куйды Җәмилә. – Сүземне бүлдең. Нәрсә әйтә идем әле… Әйе,  син дә ялгыз, мин дә. Сиңа да секс кирәк, миңа да.  Нигә безгә никахлашмаска?

      – Бәгырем, мин синең өчен бик карт түгелме соң?

      – Нинди карт, нинди карт!  Син моны кемгә әйтәсең? Белмәсәм, күрмәсәм иде. Беренче ирем дә, мәрхүм, миннән 12 яшькә өлкәнрәк булды.

      – 12 яшкә… А монда 12 яшь генә түгел, шактый күбрәк.

      – Күбрәк булса ни! Мине бу курткытмый. Никахтан соң без "воскресный брак" төзи алабыз.

      – Ничек була инде ул?

      – Син үзенең фатирыңда яшисең, мин үземнекендә. Атнага бер-ике мәртәбә синдә яки миндә сагынышып очрашабыз.  Миңа шул җитә.

      – Шулай дисеңме?

      – Шулай дим.

      Мин тагын уйга чумдым…

      – Юк, җан кисәгем, алай булмас.

      – Нигә? – Җәмилә миңа аптырап карап куйды.

      – Син әле яшь, чибәр хатын. Тәүбә итсәң, Ходай гөнаһларыңны да кичерер дип уйлыйм. Иһ, кемдә юк ул гөнаһлар.

      – Бәлки миңа да намазга басаргадыр?

      – Ниятең булса.

      – Кызым өчен бик күркам.

      – Курыкма! Иманым камил, Аллаһы Тәгалә рәхимле, шафкатьле,  ихлас күңелдән тәүбә итсән, кичерер. Тик туры юлыңнан  читкә чыкма.

      – Мин ант иттем.

      – Рамиләдән читтәрәк торырга тырыш.

      – Нишләп? Фахишә булгагамы? Ул бит минем ахирәткәем. Мин аны барыбер яратам. Җитмәсә, ул тиздән үләчәк.

      – Син аны ничек сизәсең?

      – Сизәм инде, – аның күзләрендә кабат яшел сихер уты балкыды.

      – Ярый, үзең беләсең. Әйдә, без болай итик. Син теге төрек малае белән никахлаш. Аны начар кешедер дип уйламым. Сез әле яшьләр, сезнең әле уртак балаларыгыз булырга мөмкин. Ә теге гардинны  мин да җүнләп беркетә алмыйм.

      – Әй, гардинда мыни хикмәт… Мин аны ярсып, каударланып кына орышкан  идем. Бәлки син хаклыдыр да.  Дениз да еш шалтыратып тора, – Жәмиләнең яшел, сихери күзләре тагын  ялтырап китте.

      – Ярар, инде мин китим. Тик бер шартым бар.

      – Нинди?

      – Никахка мине дә чакырырсыз.

      – Әлбәттә, рәхмәт сиңа, – дип елмайды Җәмилә, маңгаемнан үбеп.

      Әй, ятсыз хатын…

Эпилог

      Яшәгән , ди, борын-борын заманда бер суфи-остаз. Аның бик күп шәкертләре  булган.  Аның даны, шөһрәте бөтен дөньяга таралган, ди. Солтаннар да, падишаһлар да моның яныңа сөхбәтләшергә, киңәшергә килгән.

      Бер төнне бу  суфи төш күргән. Төшенә хур кызыдай бер матур,   гүзәлләрнең гүзәле  – Алтын Баш падишаһның төпчеге кергән. Шунда ук суфи аңа гашыйк булган, күзларенә багып мәхәббәтен аңлатасы килгән.

      Шәкертләре , бара күрмә, хур булырсың, бик куркыныч, хәтәр  эш, дип үгетләгән. Ләкин ул беркемнең сүзенә дә колак салмаган.  Көнбатыш


Скачать книгу