Киллер. Марат Кәбиров

Читать онлайн книгу.

Киллер - Марат Кәбиров


Скачать книгу
нә тавыш белән шундый өздереп әйтүе Зифага кызык иде, – Бер генә тапкыр уйныйбыз да, яме…

      – Бер генә тапкыр! – дип кабатлады әниләре, – Самат, табын әзер.

      Әтиләре эштән кайткан гына иде әле, ул тагын кайдадыр җыена. Эше буенча шулай кирәк икән. Ашап ала да юлга кузгала. Әле аны озатканчы тагын өч тапкыр качышлы уйнарга өлгерәләр. Нәфисә ишек яңагына капланып санарга тотынды:

      – Бер, ике, өч…

      Зифа алан-йолан каранып алды да шкаф эченә кереп качты. Җайлап урнашкач, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Моннан бөтен нәрсә ачык күренә: фатирга керә торган ишек тә, ишек яңагына капланган Нәфисә дә… Биш кенә яшьлек булса да, башы эшли кызның – апасының башын бутарга тырышып кычкыра:

      – Апа, унга хәтле генә саныйм. Качып өлгердеңме?

      "Әйе!" – дип җаваплаганны көтә. Берәр сүз әйттеңме, тавышка киләчәк. Зифа үзалдына гына елмаеп куйды. Нәфисәне ярата ул, сеңлесенең бөтен гамәле, үз-үзен тотышы кызык та, кадерле дә булып тоела. Аңа караган саен күңелне ниндидер наз, ягымлылык биләп ала. Рәхәт була.

      Унга кадәр санап бетерде дә, бик эшлекле кыяфәт белән:

      – Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый… Эзли башлыйм!

      Алан-йолан каранып алды да Нәфисә кухняга кереп китте. Апасының анда түгеллеген белә инде ул, тик әти-әнисе яныннан урап чыгу, аларның игътибарын татып калуны кызык күрә бугай, эзләүне ул гел шулар яныннан башлый. Зифа сеңлесенең кухняда нәрсә эшләгәнен дә күз алдына китерә ала хәтта. Башта әтисе тирәли әйләнеп чыга:

      – Синең артыңа яшеренгәндер әле ул, – дип мут елмайган була, әтисен кочаклап ала, әтисе аны күтәреп иркәли дә идәнгә куя, аннан соң Нәфисә әнисе янына китә… Шулай кухняны урап чыккач, үзләренең йокы бүлмәсенә кереп шкафларны актара, диван артларын карый… Кайчагында авыз эченнән генә ниндидер көй көйли-көйли, ашыкмыйча, хәтта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качсаң, аякларың оеп бетә. Ә ул суза, апасының түзәлмичә үзе килеп чыкканын көтә… Тик бу юлы Зифаның урыны уңайлы иде, өстәвенә сеңлесен күзәтеп тору мөмкинлеге дә бар.

      Көтмәгәндә ишектә кыңгырау шалтырады. Соң иде инде, мондый вакытта беркем дә килеп йөрми торган иде. Әтисе үзе генә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керергә, яки чыгып китәргә мөмкин. Аның эше шундый. Ә башкалар бу вакытта… Кыңгырау тавышы тагы кабатланды.

      – Кем йөри икән? – дигән тавыш ишетелде кухнядан, – Берәүне дә көтми идем.

      – Күрше Зоя булырга тиеш, – диде әнисе, – Зифага күлмәкләр алып кайттым, кич кертермен дигән иде.

      – Нинди күлмәкләр тагын? Аның киеме юкмы әллә?

      – Төркиядән.

      Әнисе кухнядан чыгып йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач, тагын бер тимер ишек бар иде әле. Ләкин әнисе фатир ишеген ачу белән аны кемдер өй эченә этәрде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза гәүдәле бу егетне Зифаның беркайчан да күргәне юк иде. Ул бер кулы белән әнисенең авызын каплаган, икенче кулына озын көпшәле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа күрше малайларының кулында әллә ничә тапкыр күргән иде инде. "Карале, әллә өлкәннәр дә атышлы уйный микән?" – дигән уй ялтлап узды.

      – Кем бар? – дигән тавыш ишетелде кухнядан һәм әтисе үзе дә күренде, – Ник дәшмисең?

      Егет шундук каршы атлады һәм пистолетын әтисенең маңгаена төзәп атып җибәрде. Әтисенең маңгаенда кызыл нокта пәйда булды, ә аның артындагы стенага кан катыш сыекча чәчрәде. Әтисе акырын гына идәнгә сыгылып төште дә беркадәр тартышканнан соң тынып калды. Әнисе нәрсәдер кычкырырга теләп чәбәләнде. Егет аны ычкындырды һәм икече мизгелдә башына пистолет төбәде. Зифа күзләрен четердәтеп йомды. Берни күрмәде, бары тик кабартылган шар шартлагандагы кебек шатырдау гына ишетелде. Зифа күзләрен ачты. Пистолет тоткан егет уйнап йөргән кеше кебек түгел иде. Ул кыска кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле. Һәм бик җитди. Тирә-якка каранып алды да йокы бүлмәсенә атлады.

      – Син кем? – Нәфисәнең куркулы тавышы ишетелде, – Атышлы уйныйсыз мени?

      Җавап бирүче булмады. Шартлау тавышы ишетелде. Бераздан йокы бүлмәсе ишегеннән куе кан агып чыкты. Пистолет тоткан егет ашыкмыйча гына бөтен бүлмәләргә күз салып, беркадәр тыңланып торды. Һәм Зифа яшеренгән шкафка карады. Кызның коты алынды, ул кычкырып җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде, суламаска тырышты. Пистолетлы егет барсын да үтәдән-үтә күрәдер кебек тоелды, ул әле дә Зифага туп-туры карап торган шикелле иде. Тик ул кыз янына килмәде. Иелеп идәндә ятканнарның беләкләрен капшап чыкты да канга басмаска тырышып ишеккә атлады. Тышка чыккач, аны бикләде бугай, йозак борган тавыш ишетелде.

      Зифа тиз генә шкафтан чыга алмады. Аның бар дөньясы курку белән тулган иде. Күз алдыннан пистолетлы егет китмәде. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акырын гына шкаф ишеген ачып җибәргәч тә калтыранып утыруында булды – идән буйлап кызыл келәм сыман җәелгән кан тередер, кызны да үзенә суырып алырдыр төсле иде. Әти-әнисенең катып калган йөзләренә дә, стенага чәчрәгән канлы ит кисәкләренә дә карамаска тырышты. Бу өн түгелдер, өндә мондый нәрсә була алмый. Бу бары тик куркыныч төштер. Кычкырырга кирәк. Кычкырырга. Аның тавышын ишетеп әнисе килеп җитәр дә уятыр, назлап юатыр, шушы


Скачать книгу