Киллер. Марат Кәбиров

Читать онлайн книгу.

Киллер - Марат Кәбиров


Скачать книгу
чирнең тирәнәюенә алып бара, димәк, кеше гомерен куркыныч астына куя. Өстәлдә ятучының Пистолет Тоткан Егетме-түгелме икәнен ачыкларга вакыт булачак әле. Иң яхшы дигәндә дә ул берничә айсыз аякка басмаячак. Ә әлегә – тоткарлануның һәр мизгеле үлемгә илтә иде.

      – Башлыйбыз!

      Көтмәгәндә бүлмәне яңгыраткан тавыштан Зифа сискәнеп китте. Һәм аның үз тавышы икәнен аңлагач, елмайгандай итте. Торып басты.

      – Су!

      Аңа бер стакан су тоттырдылар. Зифа аны йотлыгып эчте дә раковина янына килеп кулларын юарга кереште. Куллары җиңелчә калтырана иде. "Әгәр ул булмаса?.. – дигән уй бераздан бөтенләй башка кыяфәткә керде, – Барсы да соңыннан. Ә әлегә… Әлегә аның йөзе дә, кыяфәте дә, шәхесе дә юк. Ул – пациент. Кем булуына карамастан, ул ярдәмгә мохтаҗ һәм син аңа ярдәм итәчәксең. Син – табип."

      Кулларын антисептик белән эшкәрткәндә соңгы уе күңелендә ныгынып өлгергән иде инде. Операция киемнәрен кигәндә үзен дә үткәннәре һәм киләчәге булган шәхес итеп түгел, ә бары тик әлеге мизгел өчен генә яратылган серле бер зат итеп тойды. Перчаткаларын киде, бармакларын аерып кулларын алга сузып торды. Бармакларында бернинди калтырану, күңелендә бер авыр хис юк – ул эшкә әзер иде.

      Зифа җыенган арада анестизиолог укол ясады, ярдәмчеләре пациентның башын калкытып, махсус җайланмага урнаштырдылар, пычак тиячәк урыннарны спирт белән эшкәрттеләр. Зифа Саматовна хезмәттәшләренә күз йөгертеп алды да: "Аллага тапшырдык!" – дип, сурәт төшерүче рәссам җитезлеге белән сызып җибәрде. Скальпель артыннан калган дуга рәвешендәге эзләрдән кан саркыды…

      Катлаулылардан исәпләнсә дә мондый операцияләрне инде күптән ясыйлар. Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк та кебек. Баш тиресен дага рәвешендә кисеп, йомшак тукымаларны араларга да сөякләрне ачарга кирәк. Эчтәге шеш тәңгәлендәге сөякләрне зарарланган урынга тиеп тормаслык итеп тишәргә, зурайтырга. Шулай иткәч, минең зарарланган өлешенә басым азая, кан әйләнеше һәм баш миен кирәкле матдәләр белән тәэмин итү җиңеләя төшә. Операциянең төп мәгънәсе шул.

      Әйтергә җиңел булса да бу бик зур игътибар, төгәллек таләп итә. Чөнки кешенең баш миендә кан йөрртүче җепселләр бик күп, аларны зарарламаска кирәк. Кайберләрен кисәргә туры килгән очракта, канны туктату өчен гадәти хирургия ысуллары файдасыз, алар өстәмә авыруларга китерергә мөмкин. Махсус кыскычлар куллану да һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирми, аеруча, әлеге шикелле сөякләр чатнаган урыннар булганда. Күп вакытта ассиссент һәм башка ярдәмчеләр киселеш урынындагы тән тиресен нык итеп учлары белән этеп торалар. Хирург кисеп җибәргәч, ассисент тирене аерып канны һәм новокаин эретмәсе калдыкларын суыртып ала. Шуннан тирене кайтарып, аны 2-3 сантиметр калынлыгындагы марля белән беркетеп куялар. Бу кан агышын туктатып тора, тулысынча тукламаган очракта җәрәхәт читләрендәге кан тамырларын махсус кыскычлар, клипсалар белән эләктерәләр. Тире астындагы йомшак тукымаларны да шул рәвешлерәк читкә алгач, сөякләр күренә. Сөякне каплап торган мускулларны "элеватор" дигән җайланма белән күтәртеп читкәрәк чыгаралар… Бөтен


Скачать книгу