Киллер. Марат Кәбиров

Читать онлайн книгу.

Киллер - Марат Кәбиров


Скачать книгу
җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк…

      6

      Пистолет Тоткан Егет яткан бүлмәнең ишеге ябылып бетмәгән, аннан шәфкать туташының нәрсәдер сөйләгәне ишетелә. Реанимация бүлеге өчен табигый хәл инде бу, хезмәткәрләр комадагы кеше белән сөйләшә, аның аңын тупларга тырыша. Зифа Саматовна ишек төбендә тукталып, бераз колак салып торды.

      – Бер карасаң, бәхетле кеше инде син, – дигән тавышы ишетелде шәфкать туташының, – Вакытында табып алганнар, "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Хастаханәдә дә иң яхшы доктор кулына эләктең. Безнең Зифа Саматовна бөтенләй өметсезләрне дә аякка бастыра ул. Менә сине дә үлемнән тартып алды. Хәзер сәгать саен сихәтләнә барасың. Болай булса, тиздән аякка басачаксың син…

      Зифа Саматовна ишек шакыды. Аны күрүгә шәфкать туташы уңайсызланып китте, кызарды.

      – Хәлләр ничек? – Доктор кергән уңайга ук авыруның пульсын капшап карады.

      – Яхшы.

      – Тән температурасы да артык югары түгел…

      Зифа Саматовна өстәл янына килде дә шәфкать туташы алып барган күзәтү язмаларын тикшерергә кереште. Шәфкать туташы елмайды:

      – Терминатор кебек бу, Зифа Саматовна, үзеннән-үзе җыела.

      Доктор дәшмәде.

      Пациентның хәле чынлап та яхшы иде. Сулыш алу эшчәнлеге әкерен генә әйбәтләнеп килә, әлбәттә респираторны салдырырлык ук дәрәҗәдә түгел әлегә, тик барыбер күрсәткечләр яхшы. Һәрхәлдә, ИВЛ аппараты ярдәмендә үпкәне ясалма җилләтү ысулларын кулланырга туры килмәс. Кан басымы да шөкер итәрлек. Гадәттә, мондый операцияләрдән соң кан басымы уйный торган була, я түбән тәгәри, я күтәрелә. Ә моныкы… Гомумән, бу бәндәнең сәламәтлеге дә, физик мөмкинлекләре дә ис-акылың китәрлек дәрәҗәдә югары иде. Операциядән соң өч көн үтүгә үк сизелерлек алга китеш күзәтелә, бу темп белән барса, чагыштырмача бик кыска вакыт эчендә аягына басачак. Бөтен организмның да яшәүгә омтылышы шушы дәрәҗәдә булса, табипларны берсе дә стресс кичермәс идедер.

      – Бөтен авырулар да шулай булса икән… – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй, – Вәт, шәп булыр иде.

      Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап баш кагып куйды, елмаерга итте.

      Пациент буларак ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була. Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барсын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән… Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум хәләте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве… Күп алар… Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табип мотлак рәвештә үзен гаепле итеп тоя. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик-бик акырын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән


Скачать книгу