Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян Хасан
Читать онлайн книгу.күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…
Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…
– Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.
Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»
Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.
Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.
Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.
Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..
Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.
11
Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.
Без авылда «Казан каласы – таш кала…» дип җырлый торган идек, чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, бик якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак җылысын тойдым. Любовь Васильевна озатып куйган сәгатьтән башлап, буранлы көндәй, берни күрми барган юлыма якты нур булып төште ул Казан!..
Хәрби антны иткәннән соң ике ай үткәч, мине үзебезнең отделение командиры чакырып алып, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Хезмәттәге дүрт-биш ай эчендә мин, гәүдәгә бераз суырылып, турниктыр, боҗрадыр кебек нәрсәләрдә шактый елгырлана башлаган идем. Командирыбыз шуны күреп йөргән икән.
Без башка отделениеләрдән дә байтак җыелдык, һәм безне көн саен, мәҗбүри тактик занятиеләр төсле үк, спорт серләренә өйрәтә башладылар – һәр көн өчәр сәгать тир түгә идек. Тир белән бергә тиешледән артык авырлыгым да сызып кына кимеп бетте. Мин гәүдәмнең һәр мускулын сизеп йөри башладым.
Язын гимнастика дигән хикмәткә беренче тотынган кеше – көзгә инде мин, һәр снарядта тугызар балл җыеп, өченче разряд алдым. Мине ярышларга йөртә башладылар. Иң элек үзебезнең гарнизонда, аннары офык киңәя-киңәя, соңгы елны инде мин округ күләмендәге ярышка барып, Куйбышев шәһәреннән беренче разрядлы гимнаст дигән дәрәҗә алып кайттым.
Техникумда өч ай интегүем дә ярап куйды: шуңа таянып, үзебезнең замполит беренче елны ук