Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Читать онлайн книгу.Ул безгә килү белән, бездә борынгы тормыш икенче төрлегә әйләнде. Энем белән мин чәйгә чакырылмый башладык. Чакырылсак та, ашъяулыктан читтәрәк утырырга, чәйнең калдыгын эчәргә, әпәйне чамалап кына ашарга мәҗбүр ителдек. Чәй янында озаграк утырып, күбрәк ашый башласак, җиңгәй безгә ачу белән карый башлый иде. Шуның өчен өйдә ямь беткән кебек сизелде. Кайтып керәсе килми башлады. Берәр атна чамасыннан соң бик күптән озатылган Фатыйма исемле апам килеп, бер көн кунак булу белән, аз-маз гына мирас малын бүлү хакында сүз чыгарды. Ул ике-өч көн торып, кайбер нәрсәләрне – әти төсе, кайбер әйберне әни төсе дип алып кайтып китте. Ике абзый арасында да сүзгә килүләр була башлады. «Бу өй – синең, бу өй – минем, келәт – фәләннең, ат – миңа…» дигән сүзләр чыкты. Ниһаять, авылның мулласы белән бер-ике карт килеп, вак-төяк нәрсәләрне бүлеп, һәрберебезгә исемләп киттеләр.
Абзыйлар, кыш буенча авыру карап, ике хәсрәтне бердән күреп вакыт үткәрү сәбәпле рәтле кәсеп итә алмаганга, ике атның берсе әтинең фидиясенә бирелгәнгә, шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте.
Кар эреп, җир ачылып, бозлар китү белән, бәләкәй абзый каядыр эшкә чыгып китте. Мин, энем белән икәү зур абзый белән җиңги кулында калдык.
Без борынгы җәйләрне шатланып каршы ала идек. Мин язның матур көннәрен, үзебезнең күрше малайлары белән бергә, авыл янындагы чирәмнәр уртасында җыелып калган кар сулары тирәсендә уйнап, аннан ары китеп, «Әче асты» дигән әрәмәлек буенда язның беренче чәчәкләреннән булган кәҗә сакалы, кәккүк башы кебек чәчәкләрне җыеп, кузгалак, юа кебек үләннәрне эзләп, кош оялары карап, аларның берсен – беребезгә, берсен беребезгә билгеләп үткәрә торган идек. Авылның үзебезнең яктагы кырлары, андагы агачларның һәрберсе безгә таныш иде. Без чирәм өсләрендә көн саен уйный, ул агачларның күләгәләрендә һәр көн утыра идек. Ул агачларда кычкыра торган кәккүкләр, ул таллар арасында сайрый торган сандугачлар безне шатландыралар иде. Алар безгә үзләшеп беткән кебек якын һәм дус тоелалар иде.
Җәй якынлаша төшкәч, кыр һәм болыннар яшел хәтфә кебек үләннәр белән түшәлеп беткәч, без тагын да еракка – Җилем буйларына, андагы «Иштуган тамагы» дигән җиргә балык тотарга, кармак салырга бара идек. Анда шомырт чәчәкләренең астында уйнап йөри, шундагы балыкчы куышында хәл җыеп ята, балыкчының улы белән балыкларны пешерә, шулай итеп, көн узганын белми дә кала идек. Көн буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнетә торган әсәр калдырмый торган иде.
Сабан вакытында ат башында йөреп тырма тырматулар башта күңелсез кебек тоелса да, бара торгач, аның үзендә аерым бер ләззәт, рәхәтлек сизелә башлый иде.
Мин печән вакытында, чүмәлә тарттырып кибән куйганда, атның камыт бавына тагылган озын арканны сөйрәтеп чабарга бик ярата идем. Малайлар белән чабышып, сөйрәлгән арканнарга атларны бастырып арканны өздерүләр булса да, моның өчен