Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури
Читать онлайн книгу.хезмәтенә алынды. Аны озатып калу өчен, мине махсус килеп алдылар. Быел безнең авылдан бер дистәдән артык егет солдатка алынган иде. Алар, бер ай буенча авылда йөреп, китәр көннәрне бигрәк тә кызыклы вакыт үткәрделәр. Берсеннән-берсе таза булган бу егетләр билләренә кызыл билбаулар буып, бүрекләрен кырын салып, урам буйлап җырлап һәм гармун уйнап йөргәндә, картлардан башка кешеләрнең исләре китә, аларның йөрүләренә хәйран кала торганнар иде. Китә торган көнне пар-пар атлар җигеп, һәрбер чанага өчәр-дүртәр кеше утырып, туган һәм танышларына барып күрешеп йөрүләре, бер җирдән икенче җиргә барганда җырлап гармун уйнаулары бигрәк тә күңелле, шуның белән бергә бик моңлы булып күренде. Алар авылдан чыгып киткән сәгатьләрдә бөтен авылда җанлылык кайнап торды. Аларның якыннары, аларның сөйгән кызлары – һәммәсе-һәммәсе башка вакытларда булмаган рәвештә озату хәзерлеге күрделәр. Бүген әллә ничаклы аналарның күз яше түгелде. Әллә нинди сүзләр, вәгъдәләр бирелде. Аларның шул рәвешле тантана белән китүләрен күрү алар кебек булырга кызыктыра, күңел шулар белән китүне тели иде. Болар, авылдан киткәндә, берничә пар белән берьюлы чыгып киттеләр. Аларның җыр һәм гармун тавышлары беразга чаклы ишетелеп торды. Алар авылдан чыгып киткәч, авылда ямь һәм матурлык бөтенләй беткән кебек булып күренде. Һәркемнең, бигрәк тә аларның якын туган һәм сөйгәннәренең йөзләрендә кайгы әсәре чыкты. Авылда тынлык һәм борынгы моңлы хәят башланды. Шушы хәлне күргәч, мин дә тизрәк Үтәшкә барып, борынгыча торуны уйлап, мәдрәсәгә киттем.
Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагын да сирәкләнде. Онытылганда бер әз-мәз нәрсә килсә дә, алар да рәтле булмыйлар иде.
Укуым борынгыча, шул заманга караганда шәп барды. Быел язга чаклы сарыфны укып чыктым. Яз якынлашып, кар эри башлау белән, мәдрәсәдәге шәкертләр таралып беттеләр. Мин, өйгә кайтуны уйламый, һаман шул Сафа хәлфәгә самавыр куеп тордым. Мәдрәсәдә шәкертләр таралып беткәннән соң, берәр ай торгач, Сафа хәлфә дә үз эше белән өенә кайтты. Мәдрәсәдә ялгыз яту мөмкин булмаганга күрә, мин авылыма кайтып киттем.
1895 елның җәй көннәре авылда эшләү белән үтте. Тик кайбер көннәрдә генә Идел[52] яки Җилем суы буена кармак салырга барып, андагы матурлык эчендә үткәрә идек.
Көз булгач, тагын да шул Үтәш мәдрәсәсенә барырга, тагын да шул ук бертөрле тормыш белән торырга, шул ук рәвештә тамак туйдыру ягын карарга туры килде. Быел нәхүдән «Кавагыйдел-игъраб» ны укып чыктым, 96 нчы елның башындарак «Тәркиб» кә[53] төшеп, май башларында авылга кайттым.
Хәзер мин бераз үсә дә төшкәнгә, икенче яктан караганда, шул караңгы вакытның үзенә күрә ару гына укып йөри торган шәкертләре җөмләсенә кергәнгә күрә, борынгы артык кысынкылыктан бераз ычкынып, үзем мөстәкыйль йөри башлау дәверенә кердем. Шуның белән бергә безнең өй эчендә миңа урын, җылы почмак юк кебек тоела иде. Үзебезнең көнкүреш эшләре бик түбән булып, аны эшләү бик тиз беткәнгә күрә, быел да башка кешеләргә ялланып урак урырга керештек. Шундый эшләр белән йөри торгач, җәйнең үткәне сизелми дә
52
53