Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Читать онлайн книгу.

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури


Скачать книгу
кирпечләрне әйләндерү, кипкәннәрне бер җиргә өю, аларны кирпеч яндыра торган базга ташып тору, янып кирпеч хәленә килгән кирпечләрне чыгарып өю кебек эшләр һәммәсе дә безнең җилкәдә иде. Монда, әлбәттә, эш байтак авырлашты. Шуның белән бергә жалованье да дүрт сумнан җиде сумга күтәрелде. Югарыда саналган эшләр булмаганда, мин кирпеч сугарга да өйрәнеп киттем. Баштарак бу эш кыен кебек булса да, бара торгач җиңелләшеп китте.

      Эшнең күңелсез яклары булган кебек, күңелле яклары да була иде: мондагы урман арасында, таулар уртасында, табигатьнең матур җирләрендә йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Моның өстенә эшчеләрнең эштән бушаган вакытларында тау буена җыелып уйнаулары, гармун тартып биюләре дә күңелләндерә торган иде. Төрле урыннардан җыелган, гомерләре буенча завод һәм приискаларда йөргән бу халыкларның арасында төрле тип, төрле сыйфатлылары булулары, үзләренең башларыннан үткән вакыйгаларын сөйләүләре – һәммәсе дә төрле уйларга төшерә, тормышның төрле тармакларын күз алдына китерә иде.

      Бу эшчеләр арасында гомерләре буена эшләп йөреп тә, ялгыз торганнары булган кебек, берничә балалылары, тормышның бөтен авырлыкларын күрүчеләре дә күп иде.

      Мин боларның кайберәүләре белән үзләшеп киттем. Болар үзләре дә мине якын күрәләр, «уңган шәкерт» дип, ригая күрсәткән булалар иде.

      Шулай итеп, матур җәй үтте. Тау арасында көннәр салкыная башлады. Борынгы гадәт буенча, уку мәсьәләсе тагын да алга килеп басты. Җылы мәктәп, китап, уку күз алдыннан китми башлады. Ниһаять, мин, үземә тиешле акчаларны алай-болай алып, авылга кайтып киттем. (Мин башта ук көзгә каршы авылга кайтуны шарт иткән идем.)

      Быел мин читкә китәргә уйлый идем. Ләкин бу эш булмады. Үткән елгы кебек, үзебезнең авыл мәктәбендә, бер яктан, балалар укыткан, бер яктан, үзем укыган булып, шунда калырга булдым. Тормышта артык үзгәреш булмый, озын кыш үтеп китте. (1897 елның көзе һәм 98 нче елның язы.)

      Тагын да матур яз көннәре килеп җитте. Мәктәптәге шәкертләр таралдылар. Мин тагын да шунда ялгызлык газабын күрә башладым, эш юк. «Рабгузи» тарихын, «Алты бармак», «Сәет Баттал» кебек китапларны укып чыктым. Шуларны укудан башка җан азыгы бирерлек нәрсәләр дә юк иде.

      Мин Үтәш мәдрәсәсеннән киткәнгә ике ел булса да, Хатыйп хәзрәткә бер генә мәртәбә дә күренгәнем юк. Ул безнең авылга бик еш килә. Авылның байлары зур кунак мәҗлесе ясаганда аны һичбер калдырмыйлар. Ул мәҗлеснең түрендә була. Шуның өстенә ул безнең авылда һәр атна саен була торган базарга да килә. Шуның өчен мин аны бик еш күрәм. Ләкин, ул күренү белән, әллә кайдан ук качам. Аңа очрау минем өчен арыслан яки аюга очрау белән бер. Әгәр аңа очрый калсам, аның мине кыйнау ихтималы бар. Кыйнамаса да, бик нык тиргәвеннән шөбһә юк.

      Бер базар көнне мин базарга чыгып бара идем… Урам почмагыннан базарга карап борылган чакта гына Хатыйп мулла алдыма килеп чыкмасынмы?.. Мин куркуымнан шаккаттым да калдым. Ул ачулы тавыш белән:

      – Син, качак, нишләп йөрисең? Миннән рөхсәт сорамый, фатиха алмый киттең.

      – Укып…

      – Җилем-Каранның


Скачать книгу