Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи

Читать онлайн книгу.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи


Скачать книгу
күргән көрәшче кебек таза гәүдәле кеше иде. «Кәрлә», кисмәккә күрсәтеп, аңа нидер әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә уч төбенә төкереп алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып тартты. Чуерны чуерга кырган сыман ниндидер тавыш чыгырдап китте. Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге «кәрлә» үзе дә: «Күтәрдекме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!» – дип кычкыра-кычкыра, кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер рәткә күчереп куйдылар.

      Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде. Көчле булуы өстенә ул әле Әптелбәрнең үз әтисе бит… Бәхетле Әптелбәр!

      8

      Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла, дустының беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез аларга керде.

      Бүлмәгә килеп керү белән, ул аптырап калды.

      Нигъмәтҗан абзый кебек галәмәт көчле кешенең баз кебек караңгы, дымлы һәм тар гына өйдә яшәве Габдуллага бик сәер күренде.

      Дөрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына кәгазьдән киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самавыр агартылган. Тәрәзә төбендә, яфраксыз гына булса да, кечкенә яра гөле[10] тырпаеп утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең шыксызлыгын җуя алмый, киресенчә, стеналарның дымлы караңгылыгын, кыйшаеп торган кечкенә тәрәзәләрнең моңсулыгын гына арттыралар.

      Үз өендә тәрәзәдән кешеләрнең башларын гына күрергә өйрәнгән Габдулла өчен Әптелбәрләрнең тәрәзәсе, чыннан да, сәер. Аннан урамнан үтүчеләрнең аяклары гына күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр, чабаталар, ботинкалар гына уза…

      – Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә, – дип, үзе дә сизмәстән мактаныбрак куйды Габдулла.

      Әптелбәр кычкырып көлде:

      – Нигә кирәк миңа аларның башлары?.. Мин аларны аякларыннан да таныйм, – диде ул. – Ә син танымыйсың… Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте, кем ул, беләсеңме? Ни, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр Шиап. Ә менә бу, итек башы өстерәп, кем китте? Теге калыплар буйый торган Ванька… Аның атасы эчеп, Кабанга батып үлде бит… Ә минем әти эчми… Әни аңа эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта… Әй тәмле!.. Ә безнең Нәсимә беркөн сөт өстенә бармагын тыккан. Шуннан әни әй төшерде үзенә!..

      Әптелбәр, сәке ягына карап, кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла сәке өстендә бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән тезләре өстенә ияге белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына кызны күреп алды.

      – Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен урлап ашадың, – дип карулашты кечкенә Нәсимә. Шуның артыннан ук ул абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм күрше малае алдында гарьсенеп еларга тотынды.

      Әптелбәр аны үртәп алып китте:

      – Елак, елкы колак! Елак, елкы колак!

      Шулвакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде. Ул кечкенә гәүдәле, күк


Скачать книгу

<p>10</p>

Яра гөле – алоэ. Бу гөлнең калын кыягын, уртага ярып, шеш өстенә ябалар, шуңа күрә аны «яра гөле» диләр.