Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи

Читать онлайн книгу.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи


Скачать книгу
мин… мин… сине… та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…

      Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.

      Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:

      – Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..

      Ул арада Григорий килеп чыкты һәм, Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды. Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады. Каюм хәлфә мәсьәләне аңлатты:

      – Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик: «Улың кайда, нигә ул укырга йөрми?» – дип сорадым. Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…

      Нигъмәт тагын кызып китте һәм, Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.

      – Чи… чи… чи… тек… юк… алга… алга… алган… юк…

      – Йә, йә, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз.

      Сәхип аны яңадан урынына утыртты.

      – Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм, – диде Каюм хәлфә, – минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе ачылсын! Минем башка теләгем юк… юк… Мин фәкыйрь балаларны үз өемә җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем бушлай бирәм… Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел… Китап язып, каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем… Миңа берни дә кирәкми, сабакка гына йөрсеннәр. – Ул бер якка борылып, күзләрен йомгалап алды.

      «Елый», – дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын, тегеләргә әйләнеп: – Чорт с ним читеге-ние белән… Минем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле шуны… Әмма…

      Шулвакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан ишек яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде.

      – Ышанма, хәлфә, аның сүзенә! – диде ул көчкә-көчкә генә. – Сәхип, Гөргери, карагыз әле, бу хәлфә, чынлап та, минем улыма читек китереп бирде… Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! – Ул иренә төртеп күрсәтте. – Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганлар хәлем юк…

      – У-у-у! – дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә ташланды.

      Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар. Әсма җиңги җан әрнеткеч ачы тавыш белән кычкырды:

      – Үтер, үтер, ичмасам, котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!..

      Сәхип Нигъмәтне култыклаган хәлдә, аңа нидер сөйли-сөйли, урамга чыгып китте.

      3

      – Гаҗәпләнмәгез, хәлфә, – диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап, – бу беренче тапкыр түгел… Беркөн без кереп аера башлагач, шул ук хатын безне: «Китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли», – дип, безне куып чыгарды. Иренең


Скачать книгу