Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.кайгыру ди? Егетләрне әйтәм: бакалар теләсә, бака челәне бетми, – дип, Риза рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Казынма әле син, казынма! Ана каз сымак… Менә бер китап бирәм, кичә районнан апкайттым. Әнә өстәл кырыенда, кызыл тышлы… Хәзер хатын-кыз үзенә кирәкне белеп каптыра. Ник чалбар киеп йөрүләрен беләсеңме?
– Ник?
– Элегрәк юбкадыр, күлмәктер аларга артык чабуларга ирек бирмәде. Хәзер аларга ирләрне куып җитү чүп тә түгел. Холыкларын килештермәсәләр, узып та китәләр. Тузаннары гына тузгып кала… Әнә минем җиденче кыз ни кыланды: олырак апаларының чираты җиткәнне көтеп тормады. Кияүгә чыкты да инде өченче иренең муенына менеп атланды. Сәбәбе ни диярсең?
– Ни?
– Чалбар киеп куйды – менә ни. Үзе фәннәр кандидаты, студентлар укыта!..
Янгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев шулай итеп авыл китапханәсеннән алты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган кызыл тышлы калын китапны алып кайтты. Бу – китапханәдәге ул укымаган, иң кимендә җентекләп актарып чыкмаган соңгы китап иде.
Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, – дип уйлады ул. – Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр…
Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.
– Менә, карчык, соңгысы, – диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
– Ай-һай!.. – диде Хәкимә.
– Нәрсә «ай-һай»?
– Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?
Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
– Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, – диде.
– И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! – диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. – Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
– Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
– Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бетергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында