Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.балалар, кайттыгыз бит, ә, җанашларым!
– Кайттык, бабай, – диде Зиннәт.
– Тансыкка гына ла шул, – дип сузды Исәнбәт карт.
Вак таш кыштырдатып, инешнең сөзәк ярыннан югары менделәр дә авылга килеп керделәр. Бер генә мизгелгә күктәге тулган ай йөзендә бу авылның манарасы киселми калган мәчет башындагы айның шәүләсе күренеп алды. Зиннәт башта шулай берәр кош очып үтте мәллә дип уйлаган иде. Яңгыр алдыннан тузынып очкан карлыгачларның һавада текә борылышлар ясаганда шушындый уракка охшап калганын күргәне бар – соңгы елларда шәһәрдә карлыгачлар күбәйде. Аларның койрыклары ике аермалы түгел, очлы…
Кинәт Исәнбәт карт көйләп җибәрде:
Киереп ач басу капкасын,
Дагалы атлар чирәм таптасын;
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән чак,
Кызлы кеше кызын сакласын…
– Ә, Зиннәт? – Аннары карт, соңгы ике юлны тагын кабатларга әзерләнеп, тирән итеп сулыш алды… Аның тавышы беткән икән инде: хәзер җырны йөгерек сөйләм белән генә алып бара. Бары тик иң ахырдан гына әүвәлге киң сулышлы тавышы белән тәмамларга тырышып карый иде.
Булышырга теләп, Зиннәт тә кушылды:
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән ча-ак…
Соңгы юлны җырламады, тавышы сөрлегеп калды. Картка җайлашуы кыен булудан түгел. Менә кайтып керерләр, юынып, табынга утырырлар, бераздан бабасы, бала үчтекиләгән сыман, тезләрендә биетә-биетә, саратски гармунын сузып җибәрер… Менә шунда инде… Бүгенге үз-үзен тотышы тәмам онытылганчы җырлап күрсәтәчәк ул Мәсхүдәгә!
– Соңардык, – дип сүз катты Зиннәт.
– Ә миңа иртәләгәнбез шикелле, – диде Мәсхүдә.
– Кая? – диде Исәнбәт арыган тавыш белән. Машина җылысы һәм тирбәтүе аны изрәтә үк башлаган иде, ахрысы.
– Синең янга парлашып кайтырга, бабай, – диде Мәсхүдә.
Карт дәшмәде. Бер сикәлтәне үткәч кенә, кулын тез арасына җайлап кыстырды да карлыккан тавыш белән:
– Юл начар, – дип куйды.
Зиннәт хәзер генә арыганлыгын тойды.
– Начар булса да, хәзер туры инде, – диде ул. – Бу юлның куркыныч җире кайда икәнлеген инде мин беләм хәзер.
– Кайда? – дип сорады Мәсхүдә һичнинди кызыксыну чагылмаган тавыш белән.
– Теге борылышта, – диде Зиннәт. «Тукай маршы»н сызгыра башлаган иде дә өзелеп калды. – Текә борылышны үткәч, юл җиңеләя ул, бабай.
– Инде җиңеләясе калмады, – диде Исәнбәт карт коры гына. – Инде килеп җиткәнсең.
– Авылгамы? – диде Мәсхүдә һәм, парланган тәрәзәне учы белән сөртеп, караңгы бушлыкка карап бара башлады.
– Кая икәнен үзе белә ул, – диде Исәнбәт карт.
– Кая, Зиннәт?
– Сиңа, Мәсхүдә… Сиңа кадәр килеп җиттем. Тәмам килеп. – Зиннәт җыр сузып җибәрде:
Киереп ач басу капкасы-ын,
Дагалы атлар чирәм таптасын…
– Ябалак син, Зиннәт, – дип пышылдады Мәсхүдә.
– Әй лә, – диде Зиннәт, читкә карап.
БЕР ЙОТЫМ СУ
Авыл Культура йортының икенче катындагы китапханәдә алты мең дүрт