Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.күчерүгә килеп терәлде. Конторадан машина белән ярдәм иттеләр. Телевизор, савыт-саба илтергә башлык Николайны юллады.
– Син курыкма, түлим мин, – диде Николай. Үз квартирында халат кигән Шульгин Мөшәрәфкә бик саллы, эре сөякле кеше булып тоелган иде, бактың исә ябык яңаклы вак адәм икән. – Ремонтлыйсы дигәч тә, ул кадәр бетәшеп йөрерлек булмагандыр әле. Без чиста тордык. Ул квартирга керүгә, кызның колагын борып куйдым мин: әгәр дә мәгәр, мәйтәм, стенага сызсаң… – Сөякчел йодрыгы белән айкап, Шуль- гин стенага сызган кызын нишләтәчәген күрсәтте. – Сыз- мады. Стена бер дә үбелмәгән кыз шикелле чиста торды ми- нем.
– Ремонтлыйсы күп дип зарланган идегез ич әле.
Подъезд төбенә туктап, Мөшәрәф Мәрдеханов әйберләрне бишенче катка ташырга кереште.
– Мин инде ни… булыша алмыйм. Үземнең пианиноны төшергәндә, билемне кузгаттым.
– Мәшәкатьләнмәгез, мин үзем.
– Ремонт күпмегә төште?
– Чүп. Алай да осталар канәгать калды.
– Әйтәм ич, эш аз иде анда.
– Күп дигән идегез ич әле, дим.
– Беләсезме, мин ремонтлый башласам, баштанаяк кирәк иде ул. Намус кушмый миңа башлаган эшне аннан-моннан гына эшләргә… Кем нәрсәгә канәгать бит, кем нәрсәгә риза.
– Минем намус куша булып чыгамы? Мин нәрсәгә дә риза дип беләсезме? Юк, энекәш! Уң яңакка сукканда, сулын куючылардан түгел мин. Бигрәк тә фатирлы булгач.
– Ә мин ындыр табагы хәтле квартирда балалар белән берүзем тырпаеп калдым.
– Хатыныгыз кайда?
– Больницада. Операция ясаячаклар, ди.
Күңеленнән яхшысынмаса да, ниндидер үч аласы килеп, Мөшәрәф:
– Әбиең кайда? – дип сорады.
– Мин әле аңа хатын турында хәбәр итми торам.
«Кайтып төшәр дип куркасың, шуңа хәбәр итми торасың», – дип уйлады Мөшәрәф. Ул Шульгинның боек йөзенә үзенең усал бер канәгатьлек белән караганын сизеп алды. Гадәттә, кешенең кайгысы гына түгел, пошынуы да аны битараф калды- ра алмый иде. Әмма кешенең бәхетсезлегенә сөенүе аны оялта иде.
Күчтеләр. Дус-ишләрен җыеп, Мөшәрәфләр өй туе сымак бернәрсә үткәрделәр. Җырлашып утырганда гына ишек шакыдылар. Теге «зың-зың» кыңгырауны Шульгин алып киткән, Мөшәрәф куярга өлгермәгән иде әле. Һаҗәр ишек ачты. Тамагын кыргалап, Николай Шульгин килеп керде.
– А, Коля! Түрдән уз, синсез бармый әле монда! – диде Мөшәрәф.
– Мөшәрәф Солтаныч, сиңа сүзем бар иде.
– Сүз генәмени?
Николайның йөзе орлыкка киптерелгән кыяр кебек җыерылып килде.
– Уйлаган идем әле аны…
– Нәрсәне?
– Шулай диясеңне.
– Тукта әле… – Мөшәрәф хәлсезләнеп калды, аягы калтырый башлады. – Сез нигә миңа «син» дип дәшәсез әле?! Сез – шофёр, ә мин, җүнлеме-җүнсезме, бүлек мөдире!
– Моны хәл итәргә килмәдем мин. Миңа әзрәк акча кирәк иде.
– Акча?! Ә мин аны миңа кирәк дип торам…
– Мин бурычка сорыйм.
– Башта алдагы бурычыңны түлә әле, яме? – дип, ул Шульгинны баскыч мәйданчыгына сөйрәп чыгарды. Аның өчен бу вакыйганың ямьсез ягы бетеп, ниндидер