Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.коры, таныш тавыш:
– Кем? – дип сорады.
– Тавышы матур икән, – диде Һаҗәр.
– Шульгинныңмы?
– Кыңгырауларының.
– Без идек. Сез кирәк, – диде Мөшәрәф ишеккә.
Ишек ачылды. Дөресрәге, аның ике йозагы аваз салды да, ишек белән ишек яңагы арасында Шульгинның калкып торган күзе күренде.
– Ә, сез икән, – диде ул. Ишек чылбырын ычкындырды да аларны эчкә уздырды. Көрән халат кигән. Шуның итәге ачылып киткәндә, аның йонлач, озын һәм нечкә сыйрагы күренеп ала. Үзе моңа илтифат итми, ә Һаҗәр гел читкә карарга тырышты.
Шульгинның хатыны да өйдә. Кухняда помидор тозлап йөри, ахрысы, бөтен җир әнис, сарымсак, су исе белән тулган иде.
– Карарга килдек, – диде Мөшәрәф.
– Шушында җан асрыйбыз инде. – Шульгин, өстәл бе- лән сервант арасыннан кысылып, түргә узды. Бүлмә кысан. Мебельнең һәммәсе бер төстән – ялтыраган көрән. Өстәл нигә икәү дә бер бүлмәгә ике шифоньер нәрсәгә – Мөшәрәф төшенеп җитмәде. – Бусы кызның пианиносы, бусы минем эш өстәле.
«Шофёрга эш өстәле нәрсәгә икән? – дип уйлады Мөшәрәф. – Эш өстәле! Минем рәтле аш өстәле дә күргән юк әле».
– Шура, менә безне карарга килгәннәр! – дип кычкырды Коля кухня ягына.
– Сезне түгел, ә фатирны карарга килдек, – дип төзәтте Мөшәрәф.
– Квартир, анысы, яңа түгел.
– Яңартылыр. Сыланыр, буялыр…
– Яңага күчкәч, монысын мин төзәтеп китәргә тиеш. – Бусын Мөшәрәф белми иде. – Тик яңасын да бер кат карап чыгасы бар әле. Дөньяга бер көнгә килгән шикелле итеп төзиләр, сапожниклар.
– Ике төштә сезгә көчкә килә икән, – диде Мөшәрәф. Хатыны аның аягына басып куйгач, ялгышын аңлап төзәтергә ашыкты. – Бусы безгә кагылмый инде, агайне.
Кухнядан Шура килеп чыкты.
– Син хәчтерүшкәме соң ике җирдә ремонт ясау, – диде ул симез кулбашы белән ишек яңагына сөялеп. – Бакчы почмаклардагы ярыкны!
– Үзем булышырмын, – диде Мөшәрәф.
– Барыбер байтак чиләнәсе, – диде Шульгин. – Болай гына итсәк… мин сезгә төзәтәсе дигәннең акчасын гына нитсәм… бирсәм. Берүземә ике квартир төзәтү күбрәк шул.
– Минем ни эшем бар?
– Мин ремонтлаганны ошатмавыгыз мөмкин. Акчасын бер… биш көннән бирермен.
– Безгә нәрсә. Безгә тизрәк кереп утыру хәерле. Төзәтәсе-нитәсе әз генә түгелме соң? Бәлки, үзегез генә…
Шульгин хатыны белән карашып алды.
– Мин җитәрлек бирәм акчаны… Курыкма син.
– Нәрсәдән? – диде Һаҗәр. Ул күңеленнән генә, җебегән дип, ирен битәрли, ләкин хуҗаларга катгыйрак таләп куярга үзе дә кыймый тора иде.
– Безнең ремонтлау әллә ошый, әллә юк, – диде Шура. – Буяу төсе… ние… Курыкмагыз.
– Курыкмагыз, – дип хуплады аны Шульгин.
– Нәрсәдән? – Мөшәрәф, үзенә куркыныч янагандай, як-ягына каранып алды. – Сез мине кыйнарга җыенмыйсыздыр ич?
– Мин үзем турында начар уйлаучыларны яратмыйм, – диде Шульгин. – Син, мөгаен, акча түләми инде бу дип уйлыйсыңдыр.
– Ә