Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.уйламаска микән.
Беркавым уйлап торгач, Исрафил Бакиров гаризаны яңадан күчереп язды. Бу юлы, баягы ачуының кимүе шикелле үк, гариза да шактый кыскарган иде инде. Бусыннан канәгать калып, яңадан укып чыкты.
«…Сабан туе бәйрәме уза торган урынны сыек аммиак белән бозганы өчен, механизатор З. Бакировның тәртибен иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм».
«Иң әйбәте – шома чыкты, – дип уйлады ул. – Калганын мин аның күзенә карап әйтәм».
Председательнең үз малаен судка бирүе турындагы хәбәр, яңа чыккан черки көтүедәй, авылда өч көн гөжләп торды.
Ата белән ул арасында әңгәмә булып алды.
– Үпкәләдеңме? – диде Исрафил.
– Авыл ич бу, бөтенесен каян карап бетерәсең? Ак перчатка кисә, мәче тычкан тота алмас иде.
– Өйлән син, акыл кермәсме.
– Акыл кергәч карарбыз.
– Синең хәтле чакта ике малай бар иде инде безнең.
– Моңа акыл кирәкмәс.
– Телең озын…
– Бер дә харап: чирәм ашлау ярамаган.
– Ашламаган – бозган.
– Ә үзегез? Имәсез җирне коры сөяккә калганчы. Аммиаксыз да химиясез ни безнең җир? Кысыр сыер. Ни кала сездән безгә? Кайда таш, кайда ерганак… Исенә төшкән берәүнең, аммиак тамчысы саный. Күпме санасаң да, аның соңгы тамчысы үз битеңә төшә синең.
– Минем биткә шул. Кем малае бозган? Председательнеке. Шелтәләп кара шуннан соң берәрсен. Күз ачырмая- чаклар, – диде Исрафил. Ә эченнән генә: «Хаклыгы да бар малай актыгының, – дип уйлады. – Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек җан кисәгенең. Әле ярый вакытында туктадык». – Бездән сезгә ни каламы? Аена ике йөз сумлык хезмәт хакы кала. Сиңа, тракторчыга – ике йөз! Ә миңа – председательгә күпме? Миңа да шул чама. Сизәсеңме җилнең кая искәнен?
– Сиңа күп әле ул. – Заур клубка җыена иде. Кырынгач, битенә пырхылдый-пырхылдый одеколон сөртте.
– Сиңа җитмиме?
– Җитми. Миңа, солярка исен басар өчен, аена ун тәңкәлек одеколон гына кирәк.
– Аздыгыз. Иренегезгә иннек кенә сөртмисез.
– Җил ярса нишләрсең? Ярык ирен белән йөрергә куян мәллә мин?!
– Сөрт, сөрт. Кияүгә сорап килмәсләрме.
– Килерләр дә. Әнә нишләттегез дөньяны: Самат Фәттахов сыер сава, чулак Мөнир кызы Рәшидә – тракторда. Кем кемне сорап килсә дөресрәк?
– Син башканы күр. Самат – районга бер бөртек. Ә Рәшидәләр ничәү? Бездә унбиш! Кем аягын иңбашына салып ка- ча авылдан? Егетләр. Берәүнең хатын-кызны алмаштыруы ярамаган. Ә хатын-кыз күпмегезне алмаштыра?.. Шул шул менә!
– Күп судлашып йөрсәң, мин дә чыгып сызармын әле.
– Сыз, үзеңне дә сызып атасың килсә.
– Каян?
– Минем йөрәктән…
Тәрәзә каршындагы канәфер куаклары аша күренеп торган яшел болынга караган җиреннән, мәгънәле чыга дип, эчтән генә куанып сөйләнгән Исрафил малаена мәгънәле караш та юнәлтмәкче иде – Заур юк, аның урынына әнкәсе баскан, итәкләр кыстырулы,