Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.ул минем үземә дә һичкайчан «Әхәт» кенә димәде, һәрчак «Габделәхәт» дия килде. Ягъни «Алланың беренче колы» дигән сүз инде.
Мин аннан нәшриятка тапшырган бер кулъязма китабыма эчке бәяләмә язуын сораган идем.
– Булмый, – диде ул.
– Нигә?
– Син остарак. Син миңа мохтаҗ түгел.
Бу – татар әдәбиятындагы олы бер кешенең тиңе булмастай бер фикере: дөньяны аңлавы, кабул кылуы, аңлатуы иде. Өлге. Безләр һичкайчан онытырга тиеш булмаган гүзәл үрнәк.
Халыкның сөйгәне Равил Фәйзуллин, бу зат турында сорашканым соңында:
– Ачы тәҗрибә, – диде.
Ачы шул. Миләш йә балан кебек ачы.
Якташы Гариф ага Ахунов белән сөйләшеп алдым.
– Мөхәммәт абый турында бер-ике сүз әйт әле, – дидем.
– Ул үзе дөньяга килгән Гөберчәк авылын, кешеләрен легендага әйләндерде, – диде Гариф ага.
– Безнең татар халкын да ич инде, име?
– Бусын халык үзе белә дә белә инде.
Болар әйтсә әйтә инде, җәмәгать.
Кеше хакында язу әллә ничегрәк: читләргә килгән хатны ачып укыган шикеллерәк. Тик Мөхәммәт абый үзе дә кеше кәчтүмен киеп йөргән зат түгел бит. Аның кылган гамәле кулына акбур алып, халкыбыз тәкъдиренең кара тактасына асыл бер тәгъбир сүзе язып, шуны тәкбир итеп кабатлардай иде.
– Кеше китә, җыры кала…
Җырлыйбыз анысы. Тик каламы соң?
Белмим, белмим. Аныкы калды!
Берзаманны дачабызга барышым. Хатыны – Гомәр агабыз Бәшировның кызы Лилия белән болдырыннан да уздырып салган түбәле ачык күтәртмәдә тирләп-пешеп чәй эчеп утыра бу.
– Нигә, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, эшләмисең?
– Нишләргә кушасың соң?
– Безнең шикелле кыяр, помидор утырт.
– Язасым бар шул.
– Ә безнең җук дип беләсеңмени?
– Язуын бөтенебез язабыз инде ул. Ә мин язганымны халык сызмаса ярар иде, дип утырам әле, – диде ул.
Инде без – Габделхәй Сабитов, Зәет Мәҗитов, Акъегет, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәфкать Кәрами, Мансур Шиһапов, Кояш Тимбикова, Рәшит Әхмәтҗанов, Разил Вәлиев, Шамил Маннапов, Сәмигулла Хәйретдинов, Мидхәт Миншин, Җәүдәт Дәрзаманов, Ифрат Хисамов, Тавил Хуҗиәхмәт ишеләр үкертеп җир казыйбыз. Ә Пәйгамбәр абыебыз, үлән арасыннан тычкан эзләгән тилгән шикелле, безне үз олпатлыгы югарылыгыннан күзләп, күзәтеп үтә. Ярар инде, тәкъдирдә – Ләүхелмәхфүзебездә язган, күрәсең: бәгъзеләребез нәкъ аның тигезлегеннән, бәгъзеләребез югарырак торып, аның Арча төбәгенең Гөберчәк зиратындагы бакый йортына карарбыз.
Карарбыз да… Озак түгел, озакка түгел…
Олуг Мөхәммәт – минем Пәйгамбәр абыем! Син монда, безнең белән!
ИЕЛСӘ ДӘ, ХАЛЫК СЫНМЫЙ УЛ
Татар халкының милли-азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмас бәһа, якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бихисап. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвәр, рус империясе һәм большевиклар хакимияте белән гомере буе армый-талмый көрәшкән, XX йөз татар чәчмә әсәрләре язучылар арасында иң