Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Читать онлайн книгу.Мостай ага Кәрим кем ул? Ни кылган? Ни майтара? Ләүхелмәхфүзеңдә язылганны ничек кабул кыла да алдагысына нинди маяклар буенча барып, кыйбласына ни рәвешле ирешер?
Минем чираттагы бер романым каһарманы булган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне барча Шүрәле Гавамы Корылтае ихтыяры белән адәми зат булырга, аны да, безнең кебек үк, советлар үстергән кеше итәргә, ул гына да түгел, – мәгълүм бер авылда михнәт чигеп ятучы Ибрай рәвешенә китерергә хөкем итәләр. Моннан да авыррак җәзаның булуы мөмкинме соң? Узган гомеребез, коллык хисе белән каныбызның соң тамчысына кадәр сугарылган булуыбыз, ошбу халәттән котылуга чарасыз халәттә көн күреп ятуыбыз фәкать бер генә җавапка этәрәдер. Юк!
Мостай ага Кәрим – соңгы коточкыч сугыштан, суештан чыккан, аннан соңгы яшәве, иҗат итүе белән Гавамга, Дөньяга, Кешелеккә шушы хакта сөрән салып кычкырган, кисәткән каләм ияләренең бик сирәкләреннәндер ул.
Берзаманны, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның «Ташлама утны, Прометей!» дигән фаҗигале пьесасы нигезендә куелган спектаклен карагач, мин шуңа «Социалистик Татарстан» газетасында ярты битлек (сирәк нәрсә) бәяләмә язган идем. Мондый нәрсәнең ул елларда була алырдай нәрсә түгеллеген мин үзенә күрә бер канәгатьлек хисе белән тойган идем: чөнки премьера булганның икенче көнендә үк ул дәрәҗәдәге бәяләмә белән матбугатка чыгу онытылган булган икән инде. Ә хикмәте бик гади иде кана: байтак репетицияләрдә булып, уенда катнашкан һәр сәхнә иясенең үз каһарманнарын ни сурәттә күрсәтергә теләүләрен баштанаяк өйрәнгән, шуны җаныма кабул иткән идем инде. Икенче көнне Мостай ага белән очраклы рәвештә ул вакытта «Азат хатын» дип аталган журнал бүлмәләренең берсендә очраштык. Әлбәттә инде, иң әүвәл, ул вакытта көчле, чыныккан кулымны үзенең йомшак, зур учы белән кысып, рәхмәтен белдергән, аннары шул аралардамы соң татарча басылып чыккан китабын язып биргән иде.
Ярый, бусы – сүз уңаеннан.
Прометей, дидем бит әле? Бүген миңа Мостай ага шушы бөек әсәрендә безнең заман, аларның да совет илендә яшәгән кешеләренең барча халәтен анадан тума диярлек шәрәләндереп, алдан күреп язгандыр шикелле тоела. Күрәчәгебезне ничә дистә ел алдан күрәзәлек кылып, шул күрәзәсенең асылда чынга ашканын кичергән каләм иясе чын мәгънәсендә мәшһүрдер, фәкать бәхетле генә була алырдыр! Адәми затлар, Кешелек мәнфәгате хакына изге ниятеңне – аларга Яшәү уты бирүне тормышка ашыра аласың икән, инде шуның соңында синең бавырыңны козгыннар чукыймы, күз алмаңны каргалар чокыймы – ахыр килеп, моның артык әһәмияте юк инде ул. Асыл мәгънә Анаң карыныннан аны да, үзеңне дә зур газапларга дучар итә-итә фани дөньяга килеп, шуннан соң ахыргы сулышыңа кадәр халыкка бәхет дигән нәрсәнең һич булмаса бер генә бөртек орлыгын да борната алсаң, – калганы нигә хаҗәт, ә? Юбилеен башкалабыз Казанда билгеләп үткән бер көнне мин, үзенең чакыруын санга санап, Мостай аганың бүлмәсенә бармагымның төене белән каккан, керергә рөхсәт алгач, аның каршысына килеп утырган идем. Ә ул – даһи – бил тиңентен шәрә